Шушы көннәрдә Казанда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Һәркайсында кояш» дип аталган республикакүләм фестиваль узды. Икенче тапкыр гына үткәрелсә дә, катнашырга теләүчеләр күп булган. Барлыгы 100дән артык бала әти-әниләре белән берлектә үз сәләтен күрсәтергә дип гариза җибәргән.
Бәйгене оештырган «НУР» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, «Сандугач» хәйрия фонды президенты Айгөл Хәйруллина физик мөмкинлеге чикләнгән балаларның сәләтләрен күрсәтүгә күп көч куя. Инде икенче ел рәттән, бөтен гаиләсе, якын дуслары һәм иганәчеләр белән һәр балага бүләк ясый. Бәйгенең күңелле ягы шул: берәү дә бүләксез китми.
– Сабыйлар чыгыш ясаганда балкыйлар. Аларның шат йөзләрен күрү безне тагын да рухландыра. Әлеге фестивальне озак еллар яшәтәсе иде. Сабыйларны бәхетле мизгелләрдән мәхрүм итәсе килми, – ди ул.
Чынлап та, әлеге фестивальне инде яратып өлгерделәр.
– Без ике ел рәттән катнаштык. Узган ел улым үзе йөргән «Могҗиза» театр студиясе шәкертләре белән чыгыш ясады. Быел алар тагын катнаштылар. Мин дә улым белән бергә шигырь сөйләдем, – ди Ландыш Имамиева. – Болай да язмыш тарафыннан кыерсытылган сабыйлар өчен мондый чаралар бик кирәк. Фестиваль балаларга алдагы көнгә ышаныч бирә. Үзләре кебек сабыйларны күреп, алар яңа дуслар таба.
Ландышның улы Анельне «ВТ» укучылары яхшы белә. Без аның белән белем алган мәктәбендә очраклы гына танышып кайткан идек. Газетадан икәнне белгәч, ул берничә хыялын да җиткерде. Шөкер, без Анельне җырчы Салават белән дә, Айдар Галимов белән дуслаштырдык. Инде Анель үзе дә зур егет булган. Мәктәп тәмамлап, быел Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кергән. Уку бик ошый, ди. Бер дә зарланмый.
– Бездә дә шул ук йөрәк, шул ук күңел бит инде. Әйе, башкалардан бераз аерылабыз. Язмыш башкачарак хәл иткән. Әмма мин үземне бер дә кимсетелгән итеп санамыйм, – ди Анель.
Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә гомер итүче Алия Нургалиевага 16 яшь. Ул фестивальдә «Уракчы кыз» җырын башкарды. Узган ел сәхнәгә җырчы Ильвина белән чыккан булган. Быел исә җырчы белән җырлау бәхете Казан кызы Замирә Гыйззәтуллинага эләкте. Кызлар җырчы апалары янында кояштай балкый.
– Әлеге сабыйларның бер генә кимчелеген дә күрмим. Алар миңа гадәти балалар кебек. Инде күбесе белән дуслашып та беттем. Өйләренә кунакка чакыручылар да бар. Булат исемле малай, өйгә алып кайтам дип, кулымны җибәрмичә бик озак йөрде, – ди Ильвина.
Җырчы белән бергә җырлау бәхете игезәк кызлар Карина һәм Ралина Тимербаеваларга да эләкте. Кызларның икесендә дә ДЦП авыруы. Берсе таяклар белән йөри ала, икенчесе утырып кына тора. Җырчы Алинә Давыдованың сабыйларның күңелен күрүе тамашачыны да тетрәндерде. Чынлап та, вакыт табып, бу балалар белән бергә сәхнәгә чыккан һәр җырчы мактауга лаек иде. Оештыру эшләрендә «ВТ» журналистына да катнашырга туры килде. Күп кенә җырчылар килә алмыйм дип хәбәр бирсә, кайберләре вәгъдә биреп онытты да әле. Ә менә Гүзәл һәм Илназ БАҺлар ялындырып тормады. Бөтен гаиләсе белән чыгыш ясады.
– Безнең балалар да башкалардан ким түгел. Нишләтик инде, язмышыбыз шулай булган. Әле ярый, безнең өчен мондый чаралар бар. Кызым, фестивальдән кайтуга, икенчесенә әзерләнә башлый. Ничек итеп баланы йөртмисең инде. Ярый, бөтенесен дә бертигез күреп, сәхнәгә менгерәләр. Менә шунысы өчен аерым рәхмәт, – ди авыру бала тәрбияләүче Миләүшә Гәрәева. –Кызым тугач, ирем ташлап китте. Башка гаилә кормадым.
Миләүшә язмышын тыңлагач, авырлыктан куркып гаиләсен ташламаган әтиләргә тагын да хөрмәт арта. Казанның Совет районында яшәүче Азамат Шәфигуллин – ул яктан бәхетле бала. Аның өчен әнисе дә, әтисе дә утка-суга керергә әзер.
– Улыбыз йөри алмаса да, бик тырыш. Бик күп сәләтләре бар. Красноярск шәһәрендә узган халыкара кинофестивальдә беренче урынны яулады, – ди әтисе Равил.
Фестивальдә чыгыш ясаучылар елатты да, уйландырды да, күңелләрне дә кузгатты. Бер хәдистә, авыру балаларны Аллаһы Тәгалә башкаларга гыйбрәт өчен бирер, дигән сүзләр бар. Аларга карашыбыз уңаймы? Ул сабыйларны кимсетмибезме, башкалар җәберләмиме? Болай да нечкә күңелләренә кагылмыйбызмы? Әнә шул сораулар тынгы бирми. Алар үзләре дә, әти-әниләре дә зарлана белми. Моңа вакытлары да юк. Ә без күңелләрен җылытыйк, матур сүзләрне кызганмыйк!
Фото: Гөлназ Фәйзрахманова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез