Мошенниклар яңача алдый башлаган – Алар министрлык кушымтасын урнаштырырга тәкъдим итә

Аферистлар алдашуның яңа ысулын тапкан: күптән түгел генә медицина тикшеренүе узучыларга шалтыратып, Сәламәтлек саклау министрлыгының “яңа кушымта”сын урнаштырырга тәкъдим итә башлаган. Янәсе, кушымта ярдәмендә медицина тикшеренүе узган өчен кешбэк алырга мөмкин, дип яза “РБК”.

Кырыгалдарлар, кушымта телефонга урнаштырылганнан соң, мәгълүматлар кертү өчен корбанына форма җибәреп, банк картасыннан акча урлау өчен үзләренә юл ача.

Ведомстводан кисәтеп әйтелгәнчә, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының бернинди дә махсус кушымтасы юк. Аның барлык цифрлы сервисларыннан Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша файдаланырга мөмкин.

Игътибар: мошенниклар үзләрен банк, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм башка министрлыклар хезмәткәрләре буларак таныштыра.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре