Газетага язылу

Мошенниклар Казанда "Новая волна"га ялган билетлар сату өчен ялган сайтлар булдырган

Казанда узачак “Новая волна” фестиваленә билетларга гаять зур ихтыяҗ ялган билетлар сайтлары пәйда булуга китергән. Фестивальнең оештыру комитеты мошенниклар турында кисәтә.

Шуны истә тотып, “Новая волна 2025” бәйгесен оештыручылар искәртеп узганча, чарага билетларны бары тик ике рәсми билет операторы: Icetickets һәм KASSIR.RU гына сата.

Оештыру комитетында билгеләп үтелгәнчә, соңгы вакытларда мошенникларның ялган билет сату очраклары аеручы ешайган.

Исегезгә төшерәбез: яшь башкаручылар арасында “Новая волна 2025” популяр музыка бәйгесе 21-26 августта тәүге тапкыр Татарстан башкаласында узачак.
21 августта кичен фестивальне ачу тантанасы узачак. Шуннан соң өч көн дәвамында бәйге һәм гала-концерт булачак. 26 августта бәйгене ябу тантанасы оештырылачак.

Россиянең популяр эстрада “йолдызлары” Филипп Киркоров, Ирина Аллегрова, Николай Басков, Стас Михайлов, Сергей Лазарев, Алексей Чумаков, Дима Билан, Лев Лещенко, Алсу, IOWA, Лариса Долина, Александр Панайотов, Сосо Павлиашвили, Александр Иванов, Akmal (Акмаль), Григорий Лепс, Мари Краймбрери, Леонид Агутин, Владимир Пресняков, Игорь Николаев, Олег Газманов, BEARWOLF, Клава Кока, Леша Свик, JONY, Artik & Asti, «Иванушки International», «Дискотека Авария» төркемнәре һәм башкалар.Казанда “Новая волна” кунакларына әйләнәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре