Мошенниклар ноябрь аендагы “распродажа”ларда ялган лотереяләр һәм отышлар белән 30 миллионнан артыграк акча урлаган. F.A.C.C.T. компаниясе белгече Мария Синицына “Газета.ru” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
“Аферистлар айфоннар, доллар һәм сумнарда акчалата бүләкләр белән кызыксындырган. Алар ялган лотерея рекламаларында зур ваклап сату челтәрләреннән, маркетплейслар, блогерлардан отышлар һәм бүләкләр вәгъдә иткән.
Синицына әйтүенчә, “распродажа”ларга мөкиббән китүчеләргә, аккаунтларына юлланган “бүләк тартмаларын” ачып, “отыш” алу өчен банк картасы мәгълүматларын кертергә һәм “комиссия” түләргә тәкъдим ителгән. Әмма алар “отыш”ны да алмаган, күчерелгән акчаларыннан да мәхрүм калган. Шул ук вакытта банк картасы мәгълүматлары, аферистлар карамагына эләгү сәбәпле, яраксызга әйләнеп калган, дип билгеләп үткән ул.
Сүз уңаеннан, “Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсе белгечләре кисәтеп әйткәнчә, “кара җомга” көннәрендә (29 ноябрьдә башлана) кайбер сатучылар, алдау юлына басып, акцияләре турында мәгълүматларның иң мөһим өлешен яшереп калдырырга мөмкин. Белгечләр шулай ук сатып алучыларны арзанлы товарның сыйфатсыз яки контрафакт булып чыгу ихтималын истән чыгармаска өнди.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез