Бик зур саннар инде бу, ди Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов.
– Зыян күрүчеләрнең күпчелеген урта яшьтәгеләр һәм 18–29 яшьлекләр тәшкил итә. Ешрак хатын-кызлар алдана. Схемалар әле дә шул ук: банкның саклык хезмәтеннән, полициядән дип шалтыраталар, шәхси мәгълүматыгызны алганнар дип СМС аша куркыталар, СВОда катнашучыларның туганнарын һәм якыннарын алдыйлар, өстәмә акча эшләү белән кызыктыралар.
Мессенджерлар аша «Син бу кешене беләсең бит. Авариягә эләккән. Вафат булган» дип, вируслы видеолар җибәрү очраклары да артып киткән иде. Андый ялган хәбәргә кызыгып видеоны ачсагыз, сезнең телефон мошенниклар кулында дигән сүз. Кичекмәстән телефонны авиарежимга күчерегез, барлык аккаунтларның, почтаның, шәхси кабинетларның парольләрен алыштырыгыз.
Хуҗалары ябарга өлгермәгән сим-карталарны яңадан сатуга бәйле очраклар артуы турында кисәттеләр. Төрле аккаунтларга, шул исәптән Дәүләт хезмәтләре порталына бәйле шәхси мәгълүмат мошенниклар кулына эләгә. Шул сим-карталарны алар үсмерләргә саталар, тегеләре аккаунтка кереп кредитлар рәсмиләштерәләр, товарлар сатып алалар. Мисал өчен, «Яндекс»ның төрле хезмәтләре аша сезнең исемгә кредит рәсмиләштереп куюның берние юк.
Кайвакыт хәтта үз күзеңә ышанмаска киңәш итә хокук саклаучылар. Җинаятьче белән элемтәгә керү сезнең өчен көтелмәгәндә булса да, алар моңа ныклап әзерләнә. Ышандырыр өчен кырыгалдарлар таныклык та күрсәтә, хәтта ялган погоннар тагып, видео аша элемтәгә дә чыга.
– Уйлап карагыз инде, 70 яшьлек өлкән кешеләрдән ярдәм, теге яки бу җинаять эшен ачыклауда теләктәшлек сорар өчен Эчке эшләр министрлыгы ни дәрәҗәдә кадрларда мохтаҗлык кичерергә тиеш? – дип, риторик сорау да бирде Рәдис Йосыпов.
Алдан кисәтү һәм профилактика чаралары куллану нәтиҗәсез түгел үзе. Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев сүзләренчә, 1 марттан Татарстан буенча 690 меңгә якын кеше кредит алуга «самозапрет», ягъни үзенә тыю урнаштырган. Татарстан Прокуратурасы, 2026 елның беренче кварталына теркәлгән җинаятьләр саны узган ел белән чагыштырганда 22 процентка кимегән, дип хәбәр итте. Әмма көн саен миллионлаган сумнарга бәйле яңа очраклар теркәлеп тора. Ерак йөрисе юк. Узган тәүлек эчендә генә дә республикада яшәүче 8 кешенең 16 миллион сум акчасына кул сузганнар. Алданганнар арасында пенсионер гына түгел, Росгвардия һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә бар.
Ни кызганыч, узган ел югалткан акчаларның 10 проценты гына кайтарылган. Югалтуы тиз, кадерле акчаң белән яңадан кавышуың исә суга сәнәк белән язылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез