Мошенниклар тозагына күбрәк хатын-кызлар эләгә

Быелның 3 аенда Татарстанда мәгълүмат-коммуникация технологияләре юнәлешендә  6,1 мең җинаять очрагы теркәлгән. Бу очракларның 21,2 проценты, ягъни биштән бере генә тикшерелгән. Зыян күләме 1,3 миллиард сум (узган елның шушы ук чорында – 1,2 миллиард) тәшкил иткән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, мошенниклар тозагына олысы да, кечесе дә эләгә. Сәбәбе – барыбыз да интернаттан һәм банк хезмәтләреннән файдалана. Зыян күрүчеләрнең 37 проценты – 30–49 яшьлекләр, 26 проценты – 18–29, 36 проценты – 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр. Алданучылар арасында хатын-кызлар күбрәк (57%).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре