Без бәләкәй чакта өлкәннәр «Алла сугар» дигән сүзне еш кабатлый торганнар иде. Тәртип бозган саен. Тәмәке тартырга ярамый, Алла сугар. Кеше бакчасына алма бурлыгына төшәргә ярамый. Алла суга. Кыяр урларга да ярамый. Кечкенә малайларны кимсетергә дә. Хәтта икмәк кисәген дә җиргә ташларга ярамый. Ярамаган эшләрне эшлисең икән – беттең дигән сүз, Алла суга.
Бәләкәй булгач, безнең Алланы да, аның ничек сукканын да күргән юк иде. Шуңа аның сугуын я Шафик бабайның башка чиртүе, я авыл очындагы Хатимә әбинең картының башына уклау белән тондыруы шикеллерәк күзаллый идек. Хәтта бер малай, тәмәке тартыр өчен, елга буена таллыкка барганда абыйсының матай каскасын киеп бара иде. Без көнләшәбез инде. Абый да, матай да, каска да булмагач, иң көнләшкәне мин була идем. Тик ул – әйбәт малай, үзе төтен суырып туйгач, тәмәкесен дә, каскасын да безгә бирә…
Хәзер олыгаеп барабыз, хәзер инде Алланың таяк белән башка сукмаганын гына аңларлык белем тупладык. Гомумән, Ходай Тәгалә кешегә күп очракта изгелек белән тәэсир итә икән, ул – таяныч та, терәк тә, юл күрсәтүче дә. Дингә бәйле бөтен нәрсә дә игелеккә корылган, хәтта муллалар да кыеш юлга басучыларны үгет-нәсыйхәт белән ипкә кертергә тырыша. Шуңа аларның изге ниятен бәяләүче, акыллы сүзләрен ишетүче, файдалы киңәшләрен тотучы юк. Әйбәтлек ул әйбәт кешеләргә генә тәэсир итә, начар күңелле бәндәләр ул телне аңламый, алар белән үз телләрендә сөйләшергә кирәк. Әмма дин әһелләре алай итә белми. Һәрхәлдә, без шулай уйлыйбыз.
Зур гына бер авылда кибет янындагы йортта кунып чыгарга туры килде. Җәй инде бу, матур итеп таң ата. Әле кибет ачылмаган, ике-өч егет ишек төбенә килеп басты. Үз-үзен тотышлары әллә кайдан әйтеп тора инде, кичә күбрәк җиппәргәннәр, парлары бүген дә очып бетмәгән, монда да махмырларын җебетергә дип килгәннәр. Якында гына кунакханә икәне, кемнәрнеңдер йокыда булуы башларына да кереп чыкмый. Махмырлы башта бүтән нәрсәгә урын булмый бит. Пыр тузыналар үзара, сирәк-саяк берәрсе узса, аңа бәйләнергә маташып, сүгенеп булса да калалар.
Нәкъ менә шул вакытта без яшәгән кунакханәдән бер мулла чыкты да машинасына таба атлады. Теге егетләргә шул гына кирәк. Әйдә, мулла абзыйга бәйләнергә. «Мулла абзый, бераз гына хәер бир әле, сырага җитеп бетми», «Саранланма инде, хәзрәт, акчасы безгә булса, савабы үзеңә бит»...
Без балконнан күзәтәбез инде. Хәзрәт хәзер үгет-нәсыйхәт бирә башлар дибез. Яки дәшми-тынмый гына качып китәр. Яше зур гына инде, ә егетләрнең самый заман чагы, өстәвенә алар күбрәк. Көчләр тигез түгеллеге балконнан күзәткән адәмгә дә күренеп тора инде. Хәзрәт аны арка үзәге белән тоя торгандыр.
Ул әйберләрен машинасына салды да егетләргә борылды. Тыныч кына нидер әйтте. Тегеләр дәррәү көлешергә тотынды һәм сүздән эшкә күчеп мулланы төрткәләргә маташтылар. «Егетләр, – бу юлы тавышы ныграк ишетелде, – хәзер тиз генә таралышасыз. Һәм кибеттә бүтән күренмисез...» Тик егетләр аның белән риза түгел иде, берсе, сөзәргә җыенгандай, маңгаен аның йөзенә үк китереп терәде: «Ә бәлеш шүрлегеңне җимерсәк?» Тик ул сүзен әйтеп бетерә алмады. Хәзрәт кисәк кенә ниндидер күз иярмәс хәрәкәт ясады да каршысында торган егет, буынсыз булып, ипләп кенә җиргә шуып төште. Иптәшләре шундук айныгандай тынып калдылар.
Мин шунда бәләкәй чакта еш ишетелә торган теге сүзне искә төшердем. Мулла сукса да, ничава гына килеп чыга икән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез