Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү башланды. Гаризаны 19 декабрьгә кабул итәләр. Нәтиҗәләр исә 15 февраль – Муса Җәлилнең туган көнендә игълан ителәчәк дип хәбәр итә Яшьләр эшләре министрлыгы.
Премия сәнгать, әдәбият, кино өлкәсендә, яшьләр белән бәйле программаларны чынга ашыруда үз өлешен керткән 35 яшькә кадәрге катнашучыларга тапшырылачак. Шулай ук конкурска гаризаны яшьләр коллективлары да җибәрә ала. Бердәнбер шарт – 70% катнашучының 35 яшькә кадәр булуы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез