Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш турнирының вакыты кичектерелә: кайчан узачагы билгеле

"Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә куйган һәм герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы көрәш турниры соңрак узачак. Әлеге бәйгене оештыручылар – Татарстанның көрәш федерациясе, Спорт министрлыгы һәм газета редакциясе әнә шундый карарга килде.

Билгеле булганча, Муса Җәлил турниры быел 18-19 февраль көннәрендә Казанда "Ак барс" көрәш сараенда узарга тиеш иде. Әмма бу көннәрдәге вәзгыятьне исәпкә алып, оештыручылар ярышны кичектерергә булды һәм уздыру вакыты итеп 18-19 март көннәрен билгеләде. Барыбыз да сәламәт булыйк, үзебезне саклыйк!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

көрәш "Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил турниры

Көн хәбәре