Музыка балада хисләр уята, шуңа күрә музыканы бала үсешендә куллану-ул сабыйны тынычландыру өчен киң танылган ысул.
Музыка-баланың йокы режимына яхшы тәэсир итә. Ул баланы тынычландырыр өчен, яхшы атмосфера булдыра. Йоклар алдыннан бишек җырларын көйләү, тыныч музыка тыңлау баланы йокы сәгатенә әзерли.
Таныш мелодия яки җыр, музыка терапиясе сеансына әверелә. Акрын, тыныч һәм кабатлана торган көй бала йөрәген акрынайта ала, бу тыныч һәм тирән сулышка китерә.
Сабыйлар өчен нинди музыка уен кораллары кулай?
Тавыш бәйләнешләре кешенең тумыштан килгән бердәнбер инструменты булып тора.
Балаларны бәрмә уен кораллары белән таныштыруны кече яшьтән үк башларга була. Төрле предметларга кул белән бәрү, кул чабу, бармак шартлату, аяк белән тыпырдау. Өйдә булган предметлар белән дә уйнарга була, мәсәлән, агач кашыклар белән өстәлгә яки мискигә бала белән бергәләп уйнарга була.
Кече яшьтән балаларга уенчык барабаннар, кыңгыраулар, шалтыравыклар алып, баланы уйнатырга мөмкин.
Ирина Бәдертдинова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез