"МХОда катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итү – иң әһәмиятле бурычларның берсе"

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү – иң әһәмиятле бурычларның берсе. “Татарстан – Яңа Гасыр” (“ТЯГ”) Иҗтимагый хәрәкәте Югары Советының Халыклар дуслыгы йортында узган утырышында әнә шул хакта сөйләштеләр. Утырышта елга йомгак та ясалды, 2025 елга максатлар билгеләнде.

– Бүген меңләгән ватандашыбыз илебезнең куркынычсызлыгы һәм киләчәге өчен көрәшә, намус белән хәрби бурычларын үти, – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «ТЯГ» Республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып. – Аларга ярдәм йөзеннән бөтен ил халкы берләште. Фронтка хатлар язалар, кем күпме булдыра ала – акчалата ярдәм итәләр, җылы киемнәр, маскировка челтәрләре әзерлиләр. Татарстан халкы да махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрбиләргә, Лисичанск һәм Рубежноеда яшәүчеләргә зур ярдәм күрсәтә. Без яңа территорияләр җитәкчелеге һәм анда яшәүчеләр белән һәрдаим элемтәдә торабыз.

Парламент башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм күрсәтүнең бердәм системасы булуын, дәүләт ярдәменең хокукый яктан беркетелгән булуын, федераль һәм республика дәрәҗәсендә күпсанлы законнар кабул ителүен ассызыклады.

– Әлеге законнарны гамәлгә ашыруда төп рольне Россия Президенты тәкъдиме буенча төзелгән «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды, башкарма хакимият органнары, муниципалитетлар уйный. Без исә, хокук яклаучылар, җәмәгать эшлеклеләре, активистлар буларак, нинди җитешсезлекләр булуын күз уңында тотарга тиеш. Тагын ничек ярдәм итә алабыз? Нәрсә эшләнеп бетми? Шушы сорауларга җавап эзләргә кирәк, – диде Мөхәммәтшин, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Билгеле булганча, 2025 ел Татарстанда Ватан сакчылары елы дип игълан ителде.  Моннан тыш, киләсе елда илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, башкарма хакимият органнарына да, җирле үзидарә органнарына да, иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләренә Ватанны саклаучыларның абруй-дәрәҗәсен күтәрү, тарихи хәтерне саклап калу турында тагын бер кат уйланырга кирәк.

СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләренә республикада булган социаль ярдәм чаралары турында Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева тәфсилләбрәк сөйләде. Татарстанның сәламәтлекне саклау министры урынбасары Альмир Абашев исә СВОда катнашучыларга медицина ярдәмен оештыру белән таныштырды.

Фәрит Мөхәммәтшин халык белән тагын да активрак эшләргә, Татарстанда булган ярдәм чаралары турында күбрәк сөйләргә өндәде. Аның фикеренчә, мәгълүмат җитеп җитми. Ул шулай ук бу мәсьәләдә формальлек булырга тиеш түгеллеген, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең гозерләрен игътибар белән тыңларга, аларга тиешенчә җавап бирергз кирәклеген искәртте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре