Наил Мәһдиев: «Чаллыда сайлауга бөтен гаилә белән киләләр»

Чаллы мэры Наил Мәһдиев журналистларга автокалада сайлау көненең ничек узуын сөйләде. 

Наил Мәһдиев билгеләп үткәндә, 10:00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Чаллыда яшәүчеләрнең 10 проценты үз тавышын биреп өлгергән инде. “Автокалада барлыгы 394 мең кеше тавыш бирү хокукына ия. Бу – республика һәм ил күләмендә караганда шактый зур сан. Без һәрвакыт сайлауга үз өлешебезне кертәбез, бу юлы да шулай булыр дип ышанам”, – диде Чаллы мэры.

Наил Мәһдиев автокалада 173 сайлау участогы эшләве турында әйтте. Моннан тыш, шәһәрдәге белем йортларында мәктәп үзидарәсе сайлаулары узуын да ассызыклады. “Мәктәпләрнең беренче катында 1-11 сыйныф укучылары үзидарә сайлавында катнашса, икенче катта аларның әти-әниләре республика киләчәге өчен тавыш бирә. Сайлауга бөтен гаилә белән киләләр. Ә бит балаларның кечкенә яшьтән үк республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында катнашуы бик мөһим. Аларның үз язмышы, үз шәһәре, үз республикасы, үз иленең киләчәге өчен тавыш бирү мөмкинлеге барлыгын без аңлатмасак, кем аңлатыр?” – дип сөйләде Наил Мәһдиев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре