Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди Татарстанга килүе һәм Казанда генераль консуллык ачылу уңаеннан фикерләре белән уртаклашты.
«Саммитта катнашу өчен Казанга, мондый бик матур шәһәргә килү бәхете елмаюына шатмын. Һиндстанны әлеге шәһәр белән тирән тарихи элемтәләр бәйли. Казанда Һиндстанның генераль консуллыгы ачылганнан соң, безнең мөнәсәбәтләр тагын да ныгыячак», – дигән Нарендра Моди.
Һиндстан Премьер-министрының Казанга эш визиты – соңгы өч айда Россиягә икенче сәфәр. Нарендра Моди әйтүенчә, бу үзе үк ике ил арасындагы тыгыз бәйләнешләр һәм үзара дуслык турында сөйли
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез