Нәсел тарихын саклау, киләчәк буыннарга гаилә кыйммәтләрен җиткерү, ата-бабаларыбызның мирасын хөрмәт итү. Җиденче тапкыр үткәрелгән «Без тарихта эзлебез» фестиваленең төп бурычлары әнә шундый.
Галиәсгар Камал тетарының яңа бинасында узган тантана вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да, фестивальдә катнашучыларны сәламләп һәм рәхмәтләрен җиткереп, шушы фикерне куәтләде.
– Чыгышларны караганда чын күңелдән шатланып, республикабыз өчен горурланып утырдым. Рәисебез Рөстәм Миңнеханов та котлауларын, рәхмәт сүзләрен тапшырырга кушты. Залда утырганда, үземнең дә гомер юлым күз алдымнан үткән кебек булды. Бу фестиваль бик кирәкле. Аның ярдәме белән күпме кеше үткәннәрен барлый, күпмилләтле халкыбыз берьюлы сәхнәгә менә. Татарстан аларның барысына да телен, мәдәниятен сакларга мөмкинлек тудыра, – диде ул.
Шушы еллар эчендә фестивальдә 1299 гаиләдән 14 500 кеше катнашкан. Аларның яшь аралыгы – 2 айдан 98 яшькә кадәр, бер гаиләдән катнашучылар саны 74 кә җиткән. Арада никахта 40 елдан артык яшәүчеләр, күпбалалылар, шулай ук 10–12 бала тәрбияләүчеләр бар.
Бер сәхнәдә руслар, татарлар, чуашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар, белоруслар, лезгиннар, һәм башка халыклар чыгыш ясый.
Быелгы фестивальдә 229 гаилә катнашты. Башта чаралар районнарда үткәрелде, анда катнашкан гаиләләрнең саны 5–6 га җитте. Димәк, бу – нәсел тарихын өйрәнүчеләрнең саны елдан-ел арта дигән сүз. Зона этабында 41 гаилә катнашып, шуларның 6 сы республика этабына – финалга чыкты. Менә ул тырыш, уңган-булган гаиләләр:
*Әхәтовлар–Вахитовлар гаиләсе, Казанның Вахитов һәм Идел буе районыннан.
Гаиләнең чыгышы Пермь краеннан, нәсел шәҗәрәсе 20 буынны үз эченә ала. Гасырлар буена җир эшкәртү, балык тоту, аучылык, умарта асрау, тукучылык, сәүдә һәм кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Ватанны саклауга да зур өлеш керткәннәр. Бабалары – Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында, әтиләре Әфганстан, Абхазия, Чечнядагы хәрби бәрелешләрдә катнашкан, уллары махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.
*Бикмәтовлар гаиләсе, Балык Бистәсе районыннан.
Нәсел тарихы 1780 елдан башлана һәм 15 буынны үз эченә ала. Гаилә буыннан буынга күчеп килүче ядкәрләрне саклый: ерак әбиләренең күлмәге (аның тегелгәненә инде 133 ел), бизәнү әйберләре, киндер чолгаулар... Бу нәселнең хәтта ыру билгесе дә сакланган. Яратып пешергән милли ризыклары – ат һәм тана итеннән бәлеш. Туган авылларында бу нәсел хөрмәтенә бер урамга Бикмәтовлар исеме кушылган.
*Газизҗановлар–Салиховлар гаиләсе, Актаныш районыннан.
Районда иң борынгы нәселләрнең берсе. Тарихы XII гасырга тоташа. Ыру башлыгы булып, Идел Болгарстанында яшәгән Бүләр хан (Бараж хан) санала. Аннан соң килгән 27 буын мирасны саклап кына калмаган, бәлки арттыруга да ирешкән.
* Никитиннар гаиләсе, Мамадыш районыннан.
Гаилә 2023 елда удмурт мәдәниятен, телен, һөнәрчелеген саклап калу өчен «Улзытон» (удмурт теленнән тәрҗемәсе – «Яңарыш») фонды оештыра. Иң зур казанышларның берсе – 200 ел элек тегелгән удмурт киемнәрен саклап калу. Бу киемнәр Россия мәдәни мирасының бер өлешенә әйләнә һәм «Идел буе халыкларының традицион костюмнары» энциклопедиясенә кертелә.
* Хәйбуллиннар гаиләсе, Кайбыч районы.
Тарихы XVII гасырдан башланган бу нәсел 11 буынны үз эченә ала. Игенчелек һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнә. XX гасыр башында Хәлил бабалары колхозны җитәкли, авылдашлары арасында бик абруйлы була. Гел плащ киеп йөргәнгә, аңа «Кожан» дигән кушамат тагалар. Бу кушамат белән оныклары бүген дә горурлана. Гаиләнең милли ризыклары – карабодай ярмасыннан бәлеш, якмыш, йөземле чәй, баланлы катык – бу ризыклар нәсел тамырларының ныклыгын һәм кунакчыллыгын күрсәтә.
*Хәлиуллиннар гаиләсе, Сарман районы
Нәсел тамыры XIX гасыр урталарына барып тоташа. Ыру башлыгы булып, 1845 елгы Сәлимгәрәй Садретдин улы санала. Ул указлы мулла һәм бүген Сарман районына кергән авылларда эре җир биләүче була. Александр II указы белән Кәүҗияк авылында аңа ике катлы йорт салып бирәләр, анда бүгенге көннәргә кадәр сакланган таш кибете дә бар.
Шәҗәрә фестивалендә катнашкан һәр гаилә ике шартны үтәргә тиеш иде. Беренчесе – жюри хөкеменә үз куллары белән милли ризык әзерләп, аның үзенчәлекләре турында сөйләргә. Икенчесе – команданың визит карточкасын әзерләргә. Ул концерт номерлары, таныштыру эшләре белән үрелеп барырга тиеш. Тагын бер шарт – архив документларына нигезләнеп, шәҗәрә агачын төзү. Әмма ул гади генә түгел, нәсел турындагы хикәятләрне, ядкәрләрне үз эченә алырга тиеш.
Фестивальдә җиңелүчеләр булмады. «Тамашачы мәхәббәте», «Гаилә кыйммәтләрен саклау», «Хезмәт династиясе» кебек номинацияләр бик урынлы иде. Ә призлы урыннарга Актаныш (3 нче урын), Кайбыч (2 нче урын), һәм Казан (1нче урын) гаиләләре лаек булды.
Бәйрәм кысасында Фәрит Мөхәммәтшин ун һәм аннан да артык бала тәрбияләнүче алты гаиләгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләге – 16 урынлы микроавтобус ачкычы тапшырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез