Нәсел көче: «Татнефть»нең данлыклы хезмәт династиясе Надыровлар – атаклы нәсел дәвамчылары

Безгә нефтьнең һәр тамчысы кадерле! «Әлмәтнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе ветераны Ландыш Надырова шулай ди. Кара алтын турында тәмләп, кадерләп, сәгатьләр буе сөйли ала ул. Шулай булмый ни! Бөтен гомерен нефть табу эшенә багышлаган Ландыш Надырова – кара алтын ятмаларына иң беренчеләрдән булып юл ачкан атаклы шәхес Нәдер Уразмәтнең нәсел дәвамчысы. Бүген алар – «Татнефть» компаниясенең данлыклы хезмәт династияләре сафында. Надыровларның гомуми хезмәт стажы – 750 (!) ел. Нәселләрендә барлыгы 33 кеше язмышын нефть тармагына бәйләгән.

Тарихи батырлык

Нәдер Уразмәт – җир астында нинди зур хәзинә ятуына иң беренчеләрдән булып күзләребезне ачкан шәхес. Заманына күрә алдынгы карашлы булуы белән беррәттән кыюлыгы белән дә аерылып торган ул.

Нәдер Уразмәт – данлыклы тархан нәселе дәвамчысы. Атаклы бабаларыннан мирас булып калган биләмәләрдә иң зур хәзинәләрнең берсенә тап була ул. 1753 елда Сок һәм Сургут елгалары буенда Нәдер Уразмәт иң беренче нефть чыганагын табып ала. Күп тә үтми улы Йосыф белән, туган ягында нефть заводы төзүгә рөхсәт бирүләрен сорап, Оренбург канцеляриясенә хат юллый. Ниятенең җитдилегенә тагын да инандыру өчен булса кирәк, хат белән бергә нефть пробасын да җибәрә. Кара алтын яткан җирләрне белгечләр килеп тикшерә, нефть үрнәкләренә анализ ясала.

Һәм, ниһаять, патшабикә Елизавета Петровна шәхсән үзе Нәдер Уразмәткә нефть заводы төзергә рөхсәт бирә. Хәтта аны ике елга салым түләүдән дә азат итәләр. Шул рәвешле Нәдер Уразмәт хыялын чынга ашыра: Камышлы елгасы буенда беренче нефть заводы төзи. Икенче заводны Сургут елгасы буенда төзергә планлаштыра. Кызганыч, җитди авыруы аркасында ул бу эшне ахыргача башкарып чыга алмый.

Әмма шунысы бәхәссез: Нәдер Уразмәт беренче нефть ятмаларын табып кына калмыйча, аны сәнәгать дәрәҗәсендә җитештерүгә ирешә. Әлеге кыю адымы белән ул Тау ведомствосы һәм Россия Фәннәр академиясенең игътибарын Урал-Идел буе территорияләрендәге нефть ятмаларына җәлеп итә. Соңрак ул узган җирләрдә Татарстанның исемен бөтен дөньяга яңгыратып, башлап юл салучылар нефть фонтаннары аттыра.

Хәтер сагында

Надыровлар яшерми: шундый данлыклы шәхеснең нәсел дәвамчылары булу – олы дәрәҗә генә түгел, зур җаваплылык та. Борынгы бабалары Нәдер Уразмәтнең язмышын соңгы елларда аеруча җентекләп өйрәнгән алар. Бу эшне нәкъ менә Ландыш Надырова башлап йөргән. Нәсел тарихын гына түгел, бөтен туган-тумачаны бер йодрык итеп берләштереп яшәтүче дә ул.

– Данлыклы бабабыз язмышы, аның эшчәнлеге турында шулкадәр күп белүебез өчен без Татарстанның атказанган нефтьчесе, туган як тарихын өйрәнүче Рәфыйк Әмирхановка рәхмәтле. «Сез – мәшһүр нәсел дәвамчылары», – дип, гел канатландырып, ымсындырып торучы да, династиябез турында бай мәгълүмат тупларга ярдәм итүче дә ул. Бабабыз Нәдер Уразмәт ни дәрәҗәдә кыю кеше булган, дип әле дә шаккатам. Аның адымын үзенә күрә бер тарихи батырлык дип әйтсәң дә арттыру булмастыр, – ди Ландыш Надырова.

Нәсел тарихын барлавы белән әтисенең васыятен дә үтәгән ул. Гомер көзендә әтиләре Шамил Надыров дүрт баласын – уллары Марсель, Ленар, Марат белән кызы Ландышны чакырып, атаклы нәсел башлыгы исемен мәңгеләштерүне әманәт итеп әйтеп калдырган. Гаилә башлыгының ниятен чынга ашыру өчен бар көчен куя алар. Нәтиҗәдә, Әлмәт районының Яңа Нәдер авылында Нәдер Уразмәткә стела ачыла.

– Күптәнге хыялыбызны чынга ашырырга ярдәм иткән өчен «Татнефть» компаниясенә зур рәхмәт. Ул безнең балаларыбызга, оныкларыбызга, киләчәк буыннарга да бабалары турында күңелдә һәрчак якты истәлек сакларга ярдәм итәчәк, – дип ышана Ландыш Надырова.

Бөек шәхес турында хәтер басмаларда да, нефть каласы диварларында да саклана. «Татнефть» компаниясе, «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән Нәдер Уразмәткә һәм Татарстан нефтенә багышланган китап дөнья күргән. Әлмәт шәһәрендәге йортларның берсендә Нәдер Уразмәт сурәте урын алган. Данлыклы нәселнең дәвамчылары исә – шушы бөек шәхес турында хәтерне гомерле итүчеләр.

Әңгәмәдәшем Ландыш Надырова биш дистә елга якын гомерен нефть чыгару эшенә багышлаган. Хезмәт юлын Миңлебай газ эшкәртү заводында лаборант вазыйфасында башлаган тәҗрибәле белгеч Үзәк инженер-технология хезмәтенең инженер-технологы дәрәҗәсенә җитә.

– Нефтьнең исенә кадәр аерам, аны рәхәтләнеп кулга тотып эшләгән кеше мин. Нефтьне чыгару, эшкәртү, әзер продукцияне кулланучыга тапшыру – кыскасы, кара алтынның бөтен узган юлы күз алдында булды. Чи, тозлы, авыр нефтьне куллану өчен җиңел дәрәҗәгә җиткергәнче күпме тырышырга, күпме көч куярга кирәк! Тәүлек дәвамында әнә шул эшләрнең барысын да контрольдә тота идек. Бу – чын тормыш! Шуңа безгә нефтьнең һәр тамчысы кадерле, – дип искә ала хезмәт юлын Ландыш Надырова.

Надыровлар нәселенең тагын бер үзенчәлеге бар: бу нәселдә хатын-кызлар, кияүгә чыккач та, кыз фамилиясен алыштырмый икән. Иң кызыгы: моңа тормыш иптәшләре дә каршы килми. Бу да иң беренче чиратта, данлыклы нәсел җебен өзмәү, күренекле нефтьче Нәдер Уразмәт турында хәтерне мәңгеләштерү өчен эшләнә. Көчле нәселне көчле дәвамчылар яшәтә шул!

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре