«Минем әни синме?» Яшел Үзән районының Норлат балалар йортына килеп керүгә бер кыз минем аякларыма килеп сарылды. 5 яшьлек сабый бер атнадан бирле әнисен көтә икән инде. Әле аның бирегә килүенә 2 ай гына узган. Ятимнәр йорты директоры Рәйсә Миңнуллина сөйләгәннәрне ишетми дә коридор буйлап үтәм...
«Әни хыялын чынга ашырдым»
– Без ятимнәр йортын «җылы йорт» дип атап йөртәбез. Ул 1942 елда ачылган. Бирегә Ленинград блокадасындагы ятим сабыйларны алып килгәннәр. 18 сентябрьдә йортыбызга 78 ел тулды, – дип сүзен башлады Рәйсә Миңнуллина. – Төрле язмышлы балалар бар. Күбесе – социаль ятимнәр. Үз әти-әнисе исән, туганнары бар, тик өй җылысын, яратуны бирүче генә юк. Йөрәкләре яраланган, бу тормышта инде берәүгә дә ышанычы калмаган сабыйларны без яңадан яшәргә, яңадан яратырга өйрәтәбез.
Ятимнәр йорты директоры күп еллар биредә педагог-оештыручы булып эшли. Бер сөйләшкәндә, кайда эшлисең, шуннан ташыйсың, дип шаккаттырган иде. Ятим балаларны кызганып, ул үзе дә 22 бала алып үстергән.
– Үз әниемнең бер яшендә әнисе үлә. Беренче сыйныфта укыганда үги әнисе йорттан куып чыгара. Ул гомере буе, ятим балалар үстерер идем, дип яшәде. Әти үлгәч, биш баланы аякка бастырасы булды. Аның хыялын мин тормышка ашырдым, – ди Рәйсә ханым. – Баштарак мин балаларны үземә кунакка алып кайта идем. Әмма алар үзләренә булган мөнәсәбәтне, өй җылысын күреп, кабат бездә торасылары килүен әйтте. Шулай итеп, балаларны тилмертеп йөртмим, дидем. Ирем дә каршы килмәде. Бүген инде 18 е тулып, бездән чыгып китәргә тиеш булганнары да яныбызда, ә үз тормышын корганнар ирле-хатынлы, балалары белән кайтып йөриләр.
Мөстәкыйльлек кирәк
Рәйсә апаларының яратуы һәркайсына җитә. Коридор буйлап килгән бер генә баланы да яратмыйча узмый ул. Монда эшсез берәү дә юк. Кызлар ашарга пешерә, кемдер бәйли, егетләр исә агач һәм тимер остаханәләрендә мәш килә. Монда безне хезмәт буенча инструктор Роза Кашапова каршы алды.
– Егетләрнең – гаилә башлыгы, әти, кызларның исә хуҗабикә, әни буласы бар! Без аларны тормышка яраклы итеп үстерәбез. Элек яшәгән гаиләләрендә аларга тәрбия бик эләкмәгән. Гап-гади эшләрне дә эшли белми алар. Ә безнең максат – ничек тә аларны өйрәтү, туры юлга бастыру. Берәүне дә тиз генә дөресләп булмый. Бөтенләй башка тәрбия алган бала белән сөйләшү дә башкачарак булырга тиеш, – ди ул. – Без бу балаларны тыңларга, ишетергә, аңлый белергә тиеш. Бик күпне күргән, йөрәкләре яралы сабыйлар белән матур гына сөйләшергә, тормышның әле башка яклары да барын аңлатырга кирәк. Аларның бездән мөстәкыйль тормышка өйрәнеп китүе бик мөһим.
Мондагы егет-кызларның уңышларын язып бетерерлек түгел. Иҗат яратучылар да күп, спорт белән мавыгучылар да җитәрлек. Алар кайда гына чыгыш ясаса да, призлы урыннар алып кайталар икән. Әле менә күптән түгел Вероника Новикова Мәскәүдә җыр фестивалендә катнашкан.
Монда да, өйдә дә – бала
Биредә эшләүчеләрнең күңелләре тулы игелек. Хәер, шулай булмаса, ятимнәр янында озак еллар эшләр иделәрме икән? Рәйсә Миңнуллина коллективтагы һәркемгә рәхмәтле.
– 12 ел элек безнең ятимнәр йортында 110 бала иде. Без, барлык хезмәткәрләр, уйлаштык та, сабыйларга өй җылысын бирергә булдык. Шушы балаларның яртысын үзебезгә алып үстердек. Курыкмаска гына кирәк. Халыкта ятим балаларга карата бөтенләй башка караш яши. Янәсе, генны үзгәртеп булмый. Ник, үз балаларыбыз арасында да тәрәзә ватучылар бар. Әти-әниле булса, бу эшкә әллә ни игътибар бирмиләр. Ә менә ятим бала ватса, дөньяның асты өскә килә. Үз балаңа бар назыңны биреп тә, рәхәт күрмәскә мөмкинсең. Чит баладан да берни өмет итеп булмый. Әгәр кеше күңелендә яхшылык, мәрхәмәтлелек булса, ул чит кешегә дә ярдәм кулы суза. Безнекеләр дә бик изге күңелле булып үсеп килә. Инде буй җитеп, үз тормышын корган балалар белән дә элемтәбез югалмый. Тормышта нинди генә очраклар булмасын, без бергә, – ди директор. – Бездә үскән җиде егетебез СВОда һәлак булды. Ул балалар өчен йөрәк өзгәләнде инде. 12 егетебез махсус хәрби операциядә. Без аларны онытмыйбыз. Кулдан килгәнчә ярдәм итеп торабыз, күчтәнәчләр җибәрәбез.
Әни кирәк!
Һәр балага әни кирәк. Тәрбиягә алуга ук күбесе тизрәк «әти-әни» дип эндәшә икән. Алар яратуга, назга сусавын яшерми. Шунысы сөендерә: бирегә алган сабыйларны кире китерүче юк. Ятимнәр йортында эшләүчеләр тәрбиягә бала алган гаиләләр белән гел элемтәдә икән.
– Гаиләгә бала алучыларга киңәшләребезне кызганмыйбыз. Бездә алар җитәрлек. Чит баланы үстерү җиңел түгел. Бер-берләре белән уртак тел табар өчен дә вакыт кирәк. Ә инде бергә эшләгәндә, күп кенә сорауларга җавап табу җиңелрәк, – ди Рәйсә Миңнуллина.
Әмма шунысы да бар: берәү дә баланың газиз әнисен алыштыра алмыйдыр, мөгаен. Биредә бу юнәлештә дә зур эш алып барыла.
– Әгәр ятим балаларны кире үз гаиләләренә кайтара алсак, бездән дә бәхетле кеше юк, – ди ул. – Узган ел 4 баланы үз әниләре килеп алды. Дөрес юлга басканнар, бала хакына үзгәрдек, диләр. Мондый гаиләләр күбрәк булсын иде. Иң мөһиме – баласын ятим итмәсен!
...Язмышлар күкләрдә языла. Бала өчен иң авыры үз әти-әнисе исән булып, аның ятимнәр йортында үсүе. Ә тагын да авыррагы, аны тәрбиягә алгач, кире кайтарулары. Менә монысы инде йөрәктә яраны уеп калдыра. Үз әнисенең җылысы кирәкмәс идеме? Тик хәмерне өстен күргән әниләр балаларының тормышын астын өскә китерә. Бала аларга кирәкми, яратуларын бирмиләр, сүзләрендә тормыйлар. Андыйларга диңгез тубыктан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез