Нефть, газ һәм химия форумында 10 мең кеше катнашачак

Татарстан Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко әйтүенчә, 26–28 август көннәрендә республика башкаласында узачак Татарстан нефть, газ, химия форумында 10 мең кеше катнашыр дип көтелә.

“Форум кысасында “TatOilExpo-2024” халыкара күргәзмәсе дә узачак. Анда 203 компания катнашу теләген белдерде. Былтыр әлеге күрсәткеч 180не тәшкил иткән иде”, – диде министр.

Олег Коробченко сүзләренә караганда, җыенда катнашучылар географиясе дә киңәйгән. “Быелгы форумда илнең 25 төбәге һәм 4 чит ил тәкъдим ителәчәк”, – диде ул.

Җыенның эшлекле программасы 4 халыкара һәм 1 бөтенроссия конференциясен, 6 түгәрәк өстәлне үз эченә алачак. “Быелгы форумның яңалыгы – СИБУР тарафыннан студентлар, яшь белгечләр өчен экологик квиз һәм Үзбәкстан, Кыргызстан делегацияләре өчен укыту курслары узачак”, – диде Олег Коробченко.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре