Арып китсәк, йокы килсә, бертуктамый авыз ачыла. Күңелсез булса да, шул хәл. Иснәү, ягъни авыз ачуны әнә шундый вакытларда күзәтелә торган бер гадәт итеп кенә кабул итәргә күнеккән без. Табиблар исә ул җитди чир билгесе булырга мөмкин, дип кисәтә. Карап торышка гади генә тоелган иснәү турында без нәрсә белергә тиеш?
Табиб-невролог Анастасия Жукова белән шул хакта сөйләштек.
– Авыз ачылу – гадәт кенә, дигән фикер белән килешәсезме?
– Юк, иснәү – физиологик рефлекс ул. Кеше еш кына йокы туймаганда яки тынчу бүлмәдә бертуктамый авыз ача. Ул еш кына организм бер халәттән икенчесенә күчкәндә күзәтелә. Авыз ачканда муен мускуллары хәрәкәткә килә. Шул рәвешле кешене ярсыту өчен «җаваплы» гормоннар бүленеп чыга. Шуңа күрә иснәгәннән соң кешегә хәл кереп киткәндәй була, ул үзен яхшырак хис итә башлый. Авыз ачканда организмга тыштан салкынча һава күрә, шуңа күрә иснәү вакытында баш миен дә «суына», зиһеннәр ачыла. Иснәү колак томаланганда да булыша.
– Ул чир билгесе дә була аламы?
– Иснәү эпилепсия, йоклаганда тын алу тукталу (апноэ), калкансыман биз авыруы (гипотериоз) билгесе булырга мөмкин. Баш миендә яман шеш булганда да кеше бертуктамый авыз ача. Иснәү инсульт, инфаркт турында да кисәтергә мөмкин.
– Кайсы очракта иснәү – гадәти күренеш, кайчан чаң сугарга кирәк?
– Көненә уртача 7–20 тапкыр иснәү норма санала. Әгәр кеше аннан да күбрәк авыз ача, шуңа өстәп әле башка билгеләр дә күзәтелә икән, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.
– Иснәү «йогышлы» да бит әле. Бер кеше авыз ачса, янында торган кеше дә үзеннән-үзе авыз ача башлый. Бу ни өчен шулай икән?
– Кешеләргә үзеңне башкалар урынына куеп карау (импатия) дигән сыйфат хас. Бер кеше авыз ачканда икенче кешенең дә үзеннән-үзе шуны кабатлавы иң беренче чиратта әнә шуңа бәйле. Аннары бу нерв системасының ни дәрәҗәдә сизгер булуыннан да тора. Әйләнә-тирәдәге күренеш-үзгәрешләргә аеруча сизгер кешеләр хәтта фото-видео аша кешенең авыз ачканын күрсә дә, автомат рәвештә шуны ук кабатлаячак.
– Иснәүне ничек бетерергә?
– Әгәр ул кешене борчымый икән, куркырга кирәкми. Әгәр инде ул уңайсызлык тудыра икән, иң беренче чиратта, саф һавага чыгарга кирәк. Тирән итеп сулыш алып, башларны төрле якка боргалап, җиңелчә гимнастика ясап алырга киңәш ителә. Бу организмда кан һәм кислород әйләнеше җайлансын өчен кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез