Россиядә менингит белән авыручылар саны арткан. Ел башыннан бирле илдә 1200 менингит йоктыру очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. Бу чир нәрсәсе белән куркыныч? Менингиттан ничек сакланырга?
Табиб-терапевт, невролог Эльвина Халитова белән шул хакта сөйләштек.
– Менингит ни дәрәҗәдә куркыныч чир? Ул дәвалауга бирешәме?
– Дөрес диагноз куелып, вакытында дәвалый башласаң, менингит йоктырган кеше тиз арада аякка баса. Аннан соң өзлегүләр дә күзәтелми. Соңарсаң, ахыры аяныч булырга мөмкин. Ник дигәндә, менингит баш һәм арка мие тышчасы ялкынсынудан гыйбарәт. Вакытында дәваламасаң, ялкынсыну баш мие тукымасына ук күчәргә мөмкин. Бу исә бик куркыныч. Баш мие тукымасында ялкынсыну башланса, кеше даими рәвештә баш авыртудан тилмерә. Андый чакта авыртуны басу бик читен. Һава торышы үзгәргәндә баш авырту тагын да көчәя. Моннан тыш кешене паралич сугарга, ул чукракланырга, нерв күзәнәкләре зарарланырга да мөмкин.
– Менингит балалар арасында күбрәк очрыймы? Әллә аңа өлкәннәр ешрак бирешәме?
– Менингитка балалар ешрак бирешә. Әлеге чир сабыйлар арасында өлкәннәр белән чагыштырганда 25 тапкыр ешрак очрый. Бала кечерәк булган саен менингитны да авырданрак уздыра. Шуңа күрә ике яше тулмаган балалар арасында әлеге чирдән үлем-китем очраклары аеруча күп теркәлә. Баш мие тукымасы ялкынсынган балаларның үсешендә тоткарлыклар да башланырга мөмкин.
– Соңгы арада менингококк бактериясе турында да еш ишетергә туры килә.
– Ул, гадәттә, бактериаль менингит китереп чыгара. Чирнең әлеге төре иң куркынычы санала. Ул кисәк кенә башлана һәм тиз арада көчәя. Кешенең тән температурасы күтәрелә, калтырата башлый. Берничә көннән тәнгә тимгелләр чыга. Кеше баш әйләнүдән, муен мускуллары авыртудан да зарланырга мөмкин. Менингит вакытында яктылыкка карау да җәфага әверелә. Авыру һава юлы белән күчә.
– Менингит кешедән кешегә йога аламы?
– Әйе, менингит һава юлы белән генә түгел, пычрак куллар, юылмаган савыт-саба аша да кешедән кешегә йога ала. Аны юылмаган яшелчә, җиләк-җимеш ашау аркасында да эләктерергә мөмкин. Менингит хәтта заказ белән кайтартылган посылка аша да йога ала.
– Кыш көне башыңа киеп йөрмәсәң, менингит башланачак, диләр. Бу чынлап та шулаймы?
– Менингиттан башлык кына саклап кала алмый. Ник дигәндә, менингит китереп чыгара торган микроорганизмнар адым саен. Дөрес, башка кимичә йөргән кеше туңарга, бу исә иммунитетны какшатырга мөмкин. Бу исә, үз чиратында, менингит йоктыру өчен менә дигән җирлек тудыра.
– Менингиттан өй шартларында гына дәваланып буламы?
– Менингитны бары тик хастаханәдә генә дәвалап була. Чирдән өй шартларында, халык медицинасы ысуллары ярдәмендә генә котылырга маташу куркыныч. Менингитны антибиотиклар ярдәмендә дәвалыйлар. Хастаханәдә ятып чыкканнан соң кеше тернәкләнү өчен өенә кайтарыла. Бу чорда да аңа даими рәвештә табибка күренеп торырга кирәк булачак. Менингит белән авырып терелгән кеше ярты ел дәвамында – ай саен, аннары өч айга бер тапкыр табибка барырга тиеш. Ник дигәндә, бу җитди чирдән тернәкләнеп бетү өчен бик күп вакыт таләп ителә. Андый чакта кеше физик кына түгел, психик ярдәмгә дә мохтаҗ була.
Менингиттан саклану өчен:
– кеше күп җыелган урыннарда битлек киеп йөрегез;
– менингит белән авырган кешеләр белән аралашуны кичектереп торыгыз, аралашкан очракта чирне булдырмас өчен махсус дарулар эчеп кую зыян итмәс;
– йорт-җирне һәрчак чисталыкта тотыгыз;
– ашар алдыннан кулларны яхшылап юарга, яшелчә, җиләк-җимешләрне юып ашарга онытмагыз;
– дөрес туклану, витаминнар эчү хисабына иммунитетны ныгыту ягын да кайгыртыгыз;
– менингит йоктырмыйм дисәң, акмый торган суда су коенырга да ярамый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез