Нигъмәтуллин Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануның 79 еллыгы белән котлады

Бүген Россиядә истәлекле дата – Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 79 ел тулуны билгеләп үтәләр. Бу көнне фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тыныч күк йөзе өчен чиксез рәхмәт белдерелә, диелә Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануның 79 еллыгы белән котлавында.

Ул искә төшергәнчә, Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң Кызыл Армия солдатлары дус илләрнең, аерым алганда Япон милитаристлары тарафыннан яулап алынган Кытай һәм Кореяның азатлыгы өчен көрәштә катнашканнар. 1945 елның 2 сентябрендә Ерак Көнчыгышта Япониянең капитуляциясе турындагы Акт кешелек тарихында миллионлаган кешене, меңләгән шәһәр һәм авылларны юк иткән, кеше язмышларын җәрәхәтләгән иң куркыныч сугышка нокта куйды.

«Тыныч күк йөзе өчен батыр фронтовикларга, милитарист Японияне тар-мар итүгә өлеш керткән тыл хезмәтчәннәренә һәм хезмәт ветераннарына чиксез рәхмәтебез. Сезнең хәрби һәм хезмәт батырлыгыгыз алдында түбәнчелек белән баш иям. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер һәм гаилә иминлеге телим», — диелә котлауда.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре