Газетага язылу

«Ник аз алып килдегез?»: авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 1 миллион 603 мең данә йомырка сатылган

Иртә торсаң, ит пешә, соңга калсаң ризыксыз каласың. Казанның Агросәнәгать паркындагы ярминкәдә һәрвакыт сатып алучылар күп.

«Ник аз алып килдегез?»: авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 1 миллион 603 мең данә йомырка сатылган
Татар информ

Бирегә сатучылар иртәнге дүрттә үк килеп җитә, ә иң җитез сатып алучылар алтыдан килә башлый. Күп кешене бер гадәт йөртә: ничә еллар буе сыналган җитештерүченең ризыгын үз итеп килә алар.

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 13 сентябрьдә башланган иде. Һәр атнаның шимбәсендә шәһәр-районнарда авыл хезмәтчәннәре үз продукциясен сата. Авыл кешесе сер бирми, зарланмый, шәһәрнекеләр рәхмәт укый.

– Күп еллар биредә саткач, үз клиентларыбыз бар. Күбесе белән аралашып торабыз. Алдан күп итеп заказ бирүчеләр дә бар, – ди Кукмарадан сөт ризыклары алып килеп сатучы Рифнур Шакиров. – Иртәнге 9 ларга бөтен алып килгән әйберебез сатылып бетә инде. Кайчак апалар: «Ник аз алып килдегез?» – дип тә сүгеп китә. Аз түгел инде. Алучысы күп.

Кыяр-помидор, Чүпрәледән килгән алмалар, йомырка, балык, ит һәм литрлап сатылган сөткә һәрвакыт чират зур.

– Кыяр-помидорны атна саен монда килеп алам. 30 минут чират торсам да зарланмыйм. Монда кибет бәясе түгел инде. Кыярның килограммын – 77 сумнан, помидорны 110 сумнан алдым. Теге атнада соңрак чыккан идек. Килсәк, кыярны алып бетергәннәр. Менә шулай да була әле ул, – ди үзен Гөлназ дип таныштырган ханым.

Узган атнада ярминкәгә Саба, Балтач, Кукмара уңганнары килгән иде. Арада иң ошаганы – авыл җирлекләре әзерләгән тәм-томнар. Алар үзгә. Кем әйтмешли, күбесе кышка әзерләнгән запаслар: базга кереп, кире чыкканнары да, керергә өлгермәгәннәре дә бар. 3 литрлы алма компотын 300 сумнан саталар. Ә менә ярты литры банкадагы салатлар арзан тоелды. Аларын 50 сумга саталар.

Балтач районының Сасна авыл җирлеге башлыгы Фәнил Габдрахманов әйтүенчә, аларга Казанга килү айга бер тапкыр эләгә.

– Ярминкәгә нәрсә бар, шуны алып киләбез. Сатып алучының күңелен күрергә тырышабыз инде. Шөкер, кешеләр бик рәхмәтле. Аеруча литрлы сөтне бик яратып алалар. Аны 5 фляга, тагын 500 литрлы бер савыт белән алып килгән идек. Шулкадәр тиз бетте, – ди ул.

Нәрсә бар, шул дигәннән, юк нәрсә юк монда. Юкә яфрагы белән чәчәгенең бер пакеты 150 сум тора. Сатучы әйтүенчә, бик алам димиләр икән әле. Бәясен кыйммәтсенәләр, ди ул.

– Төрле кеше бар инде. Берәүләр сүгеп тә китә, икенчеләр рәхмәт укый. Әмма шунысы сөендерә: хәзер күп кеше авыл ризыгына ияләшеп бара. «Үзегез үстергәнме?» – дип тә сораучылар бар. Без яшелчәләрне бер тамчы ашлама кертмичә, бәрәңгегә агу да сипмичә үстерәбез, – дип Гүзәл ханым. – Әле менә икенче килгәндә эчәк сорадылар. Балан бәлешен эзләп йөрүчеләр дә бар. Киштәләр ризык белән тулса да, элеккеге ризыкларын сораучылар шактый әле.

Быел ярминкәдә каз-үрдәк ите сатучылар күп. Шунысы гаҗәпләндерде: төрлесендә төрле бәя. Кемдер авыл тавыгының килосын 350 сум дисә, бераз китүгә 380 сумга сатучы да бар.

– Кош-корт асрый башлаганга күп еллар инде. Файдасын күрәбез. Ирем ярдәм итә. Бергәләп эшләгәндә, бик уңайлы. Хәзер инде үз клиентларыбыз да бар. Үрдәк, каз, тавык итләрен яңа суйган килеш тә, ыслап та сатабыз. Ә инде эч-башларның бер җыелмасы 300–400 сум тора, – ди Рузилә исемле сатучы.

Ярминкәгә авылдашларын эзләп чыгучылар да бар. Казанда яшәүче Миңсылу апа да күңел сусавын басарга дип килгән.

– Балтачныкы мин. Монда яңа пешкән коймак исе генә түгел, авыл исе дә бар. Инде чыгып киткәнемә дә байтактан. Әле ярый, ярминкәләр бар. Якташларымны күрим дип, айга бер чыгам, – диде ул. – Әле менә үзебезнекеләрдән пешкән чөгендер, тозлы кәбестә сатып алдым. Ипиләре дә бик тәмле. Район җирендә пешкән икмәк бигрәкләр дә тәмле була ул. Әле ярый, авыл кешесе тырыш, дим. Безгә тәмле, сыйфатлы ризык ашаталар.

Ярминкәдәге бәяләр:

Сөт (литры) – 50 сум

Май (кг) – 750 сум

Суган (кг) – 35 сум

Сарымсак (кг) – 250 сум

Кабак (кг) – 35 сум

Бәрәңге (кг) – 25–30 сум

Алма (кг) – 100–150 сум

Бал (3л) – 1700–2000 сум

Сыер ите (кг) – 550–800 сум

Тавык ите (кг) – 195–380 сум

Шикәр комы (кг) – 55–60 сум

Йомырка (дистәсе) – 150–180 сум

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада быел узган 12 көзге ярминкәдә 1 миллиард 154 миллион сумлык азык-төлек сатылган. Ярминкәгә килгән халык 493,3 тонна яшелчә (шуның 3957 тоннасы – бәрәңге), 238,3 тонна тонна сөт, 715,5 тонна шикәр комы, 1 миллион 603 мең данә йомырка, 865,7 тонна ит алып кайтып киткән.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре