Ноябрьдә нинди үзгәрешләр көтелә?

Быелгы ноябрь ае да үзгәрешләр алып килде.

Ноябрьдә нинди  үзгәрешләр көтелә?
ru.freepik.ru
  • Пенсияләрне яңадан исәпләячәкләр. Дөрес, бу һәркемгә дә кагылмый. Аерым алганда, 80 яшьтән узган әби-бабайларның айлык акчасы артачак. Аларның картлык буенча иминият пенсиясенең теркәлгән түләвен яңадан исәпләячәкләр. Очучылар һәм шахтерларның пенсияләренә өстәмә түләү күләме артачак. Аның күләме һәркем өчен аерым билгеләнә. Ул өстәмә түләү алу хокукын бирә торган уртача хезмәт хакына һәм стажга бәйле. Пенсияләрне арттыру план нигезендә башкарыла һәм моның өчен гариза язарга кирәкми.
  • 1 ноябрьдән салым органнары физик затларның салым түләү буенча бурычларын судка мөрәҗәгать итмичә генә кайтара башлаячак. Бу хактагы карарны бурычлыларга Дәүләт хезмәтләре порталы яки почта аша җибәрәчәкләр. Анда әҗәтне түләү вакыты күрсәтеләчәк. Тиешле таләп үтәлмәсә, салым органы эшне судка тапшырмыйча гына бурычны түләттерү турында карар кабул итәчәк. Аның нигезендә банк башта исәп-хисап счетын вакытлыча ябып торачак, аннары бурычны кичектерәчәк. Бурыч белән риза булмаган очракта кире салым органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
  • Үсемлек майлары һәм хайваннар өчен азык җитештерүчеләргә товар турындагы мәгълүматны «Гадел билге» («Честный знак») оешмасына тапшыру мәҗбүри булачак. Шулай ук, капларга тутырылган ашламаларны маркировкалау башлана. Соңгысы киләсе елның 31 августына кадәр дәвам итәчәк. Аерым алганда, составында азот, калий, фосфор булган минераль һәм химик ашламаларга тамга сугачаклар. Җитештерүчеләргә әлеге тәҗрибә рәвешендәге эштә катнашу ирекле.
  • Сим-карталарны контрольдә тоту эшен көчәйтәләр. Моннан ары бер кешегә 20 дән артык сим-карта рәсмиләштерү тыелачак. Аны башка кеше исеменә алып та булмаячак. Операторларны сим-карта хуҗасы турында тәгаен мәгълүмат алырга мәҗбүр итәчәкләр. Шул исәптән моңа кадәр булган абонентлар исемлеге буенча җыелган мәгълүматның дөреслеген (верификация) дә тикшереп чыгачаклар. Хуҗасы турындагы мәгълүмат расланмаган сим-карталар гамәлдән чыгачак.  Бу – мошенниклык очракларын киметү өчен эшләнә.
  • Нотариуслар мирасчыларны үлгән туганнарының бурычлары турында кисәтә башлаячак. Мирас алу хокукы Гражданлык кодексында билгеләнгән. Милек яки акча белән бергә мирасчыга үлгән кешенең бурычлары да күчә. Мирасны кабул итеп алу отышлы булмаган очракта, аннан баш тартырга мөмкин. Хәзер бу хакта алдан кисәтәчәкләр.

 

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре