Нурия Газизовага Өлкәннәр көненә йорт бүләк иткәннәр: «Ышанып бетә алмыйм»

Балтач районының Норма авылында яшәүче балачактан беренче төркем инвалид Нурия Газизова шулай ди. Өлкәннәр көненә районның мөселман эшмәкәрләре зур бүләк ясаган үзенә! Өр-яңа, заманча йорт төзеп, сөендергәннәр. Шушы көннәрдә әлеге изге эшкә хезмәтләре, хәләл маллары кергән кешеләр катнашында, Коръән ашы укыттылар. Анысы да игелекле кешеләр, социаль хезмәткәрләре Гүзәл Шакирова ярдәме, тырышлыгы белән оештырылган.

Күрше авылда яшәүче Нурияне күптән беләм. Авыру әнисе белән яшәделәр. Әнисе вафат булганнан соң башта берьялгызы калды, аннан икенче төркем инвалид Равил Камалетдинов белән бергә яши башладылар. Гомер буе диярлек ике авыру хатын-кыз торган йорт-җирне күз алдына китерү кыен түгел. Аны торгызу турында да сүз була алмый. Дөрес, үз вакытында Нуриягә фатир да тәкъдим итәләр. Тик ул шушы нигездән беркая китмим ди. Шул сәбәпле, бер чорда игътибардан читтә дә кала.

Нурия һәм Равилгә моннан берничә ел элек, чит-ятлар җыйналып, өр-яңа мунча төзеп бирәләр. Заманча итеп! Мунча эшләргә килүчеләр өйдә идәннәр юклыгын, череп беткәнен күрә һәм ничек тә яңа йорт төзергә тырышырга кирәк дигән фикергә килә. Быелның февралендә инде материаллар туплау эше башлана. Язга чыгуга, фундамент эшләнә, су трассасы, канализация үткәрелә, стеналар күтәрелә. Җәй буе биредә эшләр тукталып тормый. Нәтиҗәсе күз алдында: керү өлешеннән алып бөтен өйдә җылы идәннәр, туалет, душ кабинасы, өр-яңа мебельләр... – бөтенесе заманча! Бер генә әйбер дә “әйдә, ярар”га эшләнмәгән! Капка-коймалары карап торышка ярыйсы кебек булса да, алар гына аерылып калмасын инде дип, аларын да яңарталар.

– Балтач районы мөселман эшмәкәрләренең бердәм тырышлыгы белән төзелде ул. Авылдашлар да читтә калмады. Кем ничек булдыра алды, шулай ярдәм итте. Район башкарма комитеты илле мең сум акча бүлеп бирде, теләге булган аерым кешеләр дә булышты. Төрле проектлар артыннан йөрү, рәсмиләштерү кебек мәшәкатьләре дә күп бит. Элекке һәм хәзерге җирле үзидарә җитәкчеләре Тимур Гатауллин, Радик Шәрифҗановлар оештыру эшләрендә төп ярдәмче булды, – ди бу игелекле эшне оештыручыларның берсе, үзе әйткәндәй, “контрольләп кенә торучы” Радик Хәмидуллин. Аның кебек, шулай ук “контрольләп кенә торучы”ларның берсе, шушы авылның бик тә игелекле егете, “Балтач нуры” мәчете имам-хатыйбы Илгиз Әхмадуллин да үзенең вәгазендә шушы эшкә өлеше, хезмәте кергән, зәкәтләрен шушы эшкә биргән барча кешеләргә рәхмәтен җиткереп, риядан булмасын, кабуллардан булсын иде, дип теләде.

–Мин әле сөенергә дә куркам, чын-чынлап ышанып та бетә алмыйм, – ди Нурия күз яшьләре аша. – Рәхмәтләремне ничек әйтеп бетерергә дә белмим. Алар булмаса, мин беркайчан мондый матур, җылы, якты өйләрне күрмәс идем бит...

– Безнең  Норма-Кариле авылы эшмәкәрләре бик бердәм, бик юмарт, бик кешелекле шул, – ди Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрифҗанов. – Җирлек башлыгы булып эшли башлавыма биш ел, алардан күргән ярдәмне сөйләп бетерерлек түгел. Мөрәҗәгать иткәндә дә каршы килмиләр, үзләре берләшеп тә бик күп игелек кылалар. Алар турында сөйләргә, яздыртырга да кушмыйлар. Бу йортны төзеп бетергәч тә туктап калмаячак әле алар...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре