Өч бала анасы яман шеш белән көрәшә: «Ярдәм сораган юк иде»

Ай саен – 500 мең сум! Мамадышта яшәүче Светлана Уразлинага бер дару алыр өчен әнә шуның кадәр акча кирәк. Һәркөнне туганнары, дуслары, хезмәттәшләре аның гомерен озайту өчен тырыша. Алар тиенләп акча җыя. 3 бала анасына табиблар үпкә яман шешенең 4 нче стадиясен куйган.

– Февраль аенда авырып киттем. Ике атналап температурам югары булды. Шул килеш эшләп йөрдем. Әмма күпме генә дәвалансам да, температурам 37 дән төшмәде. Аптырагач, табибка бардым. Компьютер томографиясе үпкәнең аскы өлешендә шеш барлыгын күрсәтте, – дип сөйли Светлана. – Казан онкология диспансерында кабат тикшеренү уздым. Шеш барлыгын күргәч, операция ясарга тәкъдим иттеләр. Ризалаштым. Май аенда үпкәдәге шешне алдылар. Табиблар шеш яман булырга тиеш түгел дип өметләндергән иде. Тик гистология нәтиҗәсе сөендермәде. Чир азарга өлгергән.

Светлана бик күп җирләрдә тикшеренә. Үпкәсендә ниндидер мутация барлыгы ачыклана. Санкт-Петербург табиблары да карый аны. Хәзер аңа ай саен бер төрле дару эчеп торырга кирәк.

– Беренче кабын эчкәч тә, уңай якка үзгәреш күренде. Мин бик өметләнәм инде. Ике ай дару эчә алдым. Аны бит түләп аласы. Әлегә мин эчә торган дару федераль исемлеккә кертелмәгән. Киләсе елгысына кертергә мөмкиннәр. Тик аңа кадәр яшисе бар бит әле, – ди Светлана. – Ирем машина йөртүче булып эшли. 3 бала үстерәбез. Улларыма 20 һәм 17 яшь. Алар барысын да аңлый. 10 яшьлек кызым да бик борчыла. Кечкенә генә булса да, әнисенең нинди авыруга каршы көрәшкәнен аңлый кебек ул. Хәзер инде әйбер сорап та аптыратмый, сабыр итәргә өйрәнде, үсеп тә киткән кебек булды.

Светлананың әтисе дә моннан 10 ел элек үпкә яман шешенннән үлеп киткән. Нәселләрендә мондый авыру булгач, җентекләп тикшеренергә тырышкан. Коронавирус белән дә авырган ул. Әмма ул чакта үпкәләренә зыян килмәгән. Табиблар яман чирнең көчле стресстан соң чыгарга мөмкин икәнен әйтә.

– Иремә рәхмәтлемен. Үз әниемне борчымыйм дип, аңа барысын да әйтеп бетермәдем. Ә менә каенанам хәлләрнең җитди икәнен белә. Ул һәрчак ярдәм итәргә тырыша. Ерак юлларга гел ирем белән чыгам. Әле дә гаиләмнең җылысы бар, дим. Әгәр туганнарым, якыннарым дусларым ярдәм кулы сузмаса, белмим, нишләр идем. Аларга мең рәхмәтлемен. Менә хәзер өченче даруны алырга кирәк, – ди Светлана. – Табиблар әйтүенчә, әлеге даруны гомер буе эчәргә кирәк була. «Сатып ала башласам, ничек акча җиткерербез?» дигән уй да йөрәгемне телгәли. Әле бит балаларымны ашатырга, киендерергә дә кирәк. Гомеремдә кешедән бер тиен акча сораганым булмаса да, мин бүген ярдәмгә мохтаҗ. Гомерем – киң күңелле кешеләр кулында.

Светлага Уразлинага ярдәм итәргә теләүчеләр 2202 2067 0233 3365 номерлы Сбер, 2200 5311 1264 2747 номерлы «Ак Барс» банкы карталары 8 987-234-36-35 телефон номерына беркетелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре