Беренчесе Салих исемле иде. Кызу канлы һәм дан ярата торган кеше. «Минем мәчет кырык чакрымнан күренеп торачак, – дип башын чөйде ул. – Манарасы нәзек, үткен булыр. Болытларны икегә аерып җибәрерлек...»
Икенчесе Габдулла, Салих турында ишеткәч, көнләшүдән шартлар чиккә җитте. «Ярар, аныкы биек булсын, ди. Ә минеке гүзәллек үрнәге булачак. Хәтта төн карасын ертып балкып торачак! Эш биеклектә түгел, ә гүзәллектә. Матурлык дөньяны коткарыр!» Һәм ул үзенең манарасын төрле ысуллар белән бизәкләргә, асылташлар белән матурларга кереште. Белемле, тәҗрибәле, чын мәгънәсендә оста кеше иде ул. Төрле илләрдән орнаментлар кайтартты, капчыклап акча түләде.
Шул рәвешле бу икәү арасында ярыш китте. Салих үз манарасын тагы да югарырак күтәрде, күз күрүе җиткән җирләренә бизәкләр куйды. Габдулла да биеклеген арттырды, Салихны куып җитә алмаса да, аныкы күпкә матуррак иде. Ярыша торгач, икесе дә хәлдән тайдылар, бурычларга батып беттеләр, хәтта яшәгән йортларын сатып, арзанрак җиргә күчтеләр. Төн йокламый, бу бәйгедә ничек җиңеп чыгарга, тагы нәрсәләр уйлап табарга дип, баш ваттылар.
Өченче оста Йосыф гел читтә калды. Ул бу ярышта катнашмый иде. Мәчете дә, манарасы да гади, гадәти килеп чыкты. Кайчагында аңа төрттереп тә алдылар:
– Нәрсә, Йосыф, кулыңнан эш килми башладымы әллә? Теге икәүнекенә кара да үз мәчетеңә кара. Беркемне дә аптырата торган түгел бит…
– Ә мин кеше аптырату өчен төземим, – дип җаваплады теге. – Болытлар кисү дә, төнне тарату да – башкалар эше. Мин кешеләр җыелсын өчен төзим.
Чынлап та ул үз мәчетен уңайлырак итәргә тырыша иде. Ишекләре киң булсын, берьюлы әллә ничә кеше керә алырлык. Сукырлар да, аксаклар да, хәтта инвалид арбасындагылар да рәхәтләнеп кереп-чыгып йөрерлек. Кергән урыннарда этелеп-төртелеп тормаслык уңайлы булсын. Арыганнан хәл алырлык эскәмияләре булсын. Идәненнән җылылык бөркелеп торсын, эссе көннәрдә һава сафландырырлык җайланмалары торсын.
Әмма барыннан да бигрәк аны мәчеттә эшләүчеләрнең кем булуы борчый иде. Имамны ул бик озак сайлады. Тавышы көр булу гына җитми, күңеле чиста, гадел кеше булсын. Кешелекле, кечелекле. Хәзрәтләрнең иң белемлеләрен туплады. Белем генә аз, алар кешеләр белән җылы, якты мөгамәлә кора белсеннәр. Тәкәбберләнмәсеннәр. Комсыз булмасыннар. Кергән һәрбер бәндәгә – бай булсынмы ул, ярлымы – якты йөз катсыннар, кулларыннан килгәнчә кадер-хөрмәт, ярдәм күрсәтсеннәр.
Могҗиза мәчетләр ачылган көнне үк башланды. Салихның мәчетен күреп аһ иттеләр. Шулкадәр биек. Манарасы болытларга кереп югала. Кешеләр тел шартлаттылар, мәчет янында фотоларга төштеләр, видеоязмалар ясадылар. Һәм... таралыштылар.
Салихныкы янында да шундыйрак хәл кабатланды. Аныкын хәтта төннәрен дә килеп карадылар. Ул көндез бер төрле булса, төнлә бүтәнчәрәк балкый иде. Мактадылар, сокландылар.
Ә Йосыфның гади мәчетенә сокланучы да, мактаучы да булмады. Монда кереп гыйбадәт кылдылар, догалар укыдылар... Арыганнар монда ял иттеләр, ачыкканнар тамак ялгадылар, күңеле китекләр юаныч тапты. Гади һәм гадәти мәчет. Мактарлык та, хурларлык та түгел.
Еллар үтте. Салих төзеткән мәчетнең манаралары кыегая башлады. Аны төзәтеп куярлык акча табылмады. Габдулла мәчетенең алтын йөгертелгән урыннары уңып төште, сырлы бизәкләрен тузан каплады. Бу мәчетләр инде кешеләрне артык җәлеп итмәде. Ә Йосыфның гади мәчете һаман тора бирде. Искергән урыннарын төзәтә бардылар. Ул һаман да әле кешеләргә таяну ноктасы булып хезмәт итә. Кимсенгәннәр монда яклау таба, өшегәннәр җан җылысы ала, сусаганнар сусыннарын басалар. Монда һәркемне якты йөз һәм ихлас күңел көтә. Монда беркайчан да кеше өзелми.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез