– Әниебез сугыш башланган елны дөньяга килгән. Әтисе яу кырына чыгып киткәндә, ике айлык бала булып кала ул. Балачагы бөтенләй булмый. Кечкенәдән кул арасына керергә туры килә. Шөкер, әтисе сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Мәктәптә гел «бишле»ләргә укыса да, җиденче классны тәмамлагач, әти-әнисенә ярдәм итәм дип, әни фермага эшкә менә, – дип сөйли килене Айгөл.
Миңниса авылдашы Харис белән гаилә кора. Яшь кыз төп йортка килен булып төшә. Бер тәрәзәле йортта өй тулы кеше була. Әмма бик тату яшиләр.
– Мин кияүгә килгәндә, әти вафат, каенанам ялгыз калган иде. Матур яшәдек. Бер-бер артлы улларым туды. Өч малай – Илфат, Илнур, Илгизәр армиядә хезмәт итеп кайттылар. Бик тырыш булды балаларым. Мәктәптә гел «бишле»гә укыдылар. Олысы, Казанга китеп, КХТИга укырга керде. Кечерәкләре әтиләре кебек механизатор һөнәрен сайлады. Эшләделәр, тормышта үз юлларын таптылар, башлы-күзле булдылар. Әтиләре генә кыска гомерле булды: 65 яшендә аны яман чир алып китте.
Миңниса апаның ике улын да әнә шул чир харап итә. Иң элек уртанчы улы Илнур авырып китә. Берничә тапкыр тән температурасы күтәрелеп йөрсә дә, табибларга күренеп тормый ул. Узар әле, ди дә, дарулар эчеп, аягына баса. Әмма бер елдан тагын температурасы күтәрелә. Бу юлы инде аны онкология диспансерына ук җибәрәләр. Табибка барып җиткәндә соң була. Илнурның гомере күп калмаганын әйтәләр. Өч атна эчендә чир үзенекен итә, 50 яшен дә тутырырга өлгермәгән ир үлеп китә. Өч баласы ятим, хатын тол кала.
– Без Илнур абыйның авырганын әнигә сиздермәгән идек. Хәле авырайгач кына әйттек. Әмма ул сизенгән икән инде. «Ана йөрәген алдап булмый ул», – диде. Илнур абый әнинең туган көнендә җирләнде. Ә өч айдан соң ирем балык тотарга киткән җирдә чак кына әрәм булмады. Кармагын җыйганда, электр чыбыгыннан ток суга аны. 2019 елның июле иде ул. Ул чакта 40 көн хастаханәдә ятты. Тик үлем аны сагалап кына йөргән икән. 2020 елның 25 декабрендә Илгизәремнең кинәт хәле начарланып китеп, әнинең кулында җан бирде. Ул чакта мин үзем дә хастаханәгә киткән идем, – дип искә ала Айгөл.
Ике туганын җирләгән Илфат абый бу хәсрәтләрне бик авыр кичерә. Борчулары эзсез калмый: ул да кинәт кенә авырып китә. Табиблар бөерләренең дөрес эшләмәвен әйтә. Ә аннары анда яман чир икәне ачыклана. Күп тә үтми, инсульт кичерә.
– Әнигә Илфат абыйның үлемен җиткерү бик авыр булды. Ул көнне мин Казанда укуда идем. Илфат абыйны үз васыяте буенча Казанның Курган зиратына җирләдек. Нигәдер, авыл зиратын түгел, Казанны сайлады ул. Хатынын, балаларын уйлагандыр инде. Әнә шуңа авылга алып кайтасы булмагач, әнигә соңрак әйттек. Башта тынычландыра торган дарулар бирдем. Янәсе, кан басымын көйли торган яхшы дару алдым, дим. Ә аннары чәйләр эчердем. Әнинең сеңлесе дә килеп керде. Менә шуңа ул, Илфат та киткән икән, диде. Әни көчле булырга тырышты. Диндә булуы да ярдәм итте, – ди Айгөл. – Әнинең авырулары да күп. Яшьли салкын фермаларда эшләү үзенекен иткән. 21 ел рәттән аяклары шешә, тишелеп ага. Хәзер инде җаен таптык, алдан хәстәрен күрәбез. Әни безнең өчебезгә дә чит түгел. Килендәшләрем бик якын итә. Авылдагысы гел хәлен белешеп тора, Казандагы килендәшем дә кайтып йөри. Сыңар канатлы хатыннарны бер учка җыючы әниебез бар.
Миңниса апа язмышына буйсынган инде.
– Әгәр мөмкин булса, мин улларыма гомеремне бүлеп бирмәс идемме әллә? Аларны яшәтер идем. Тик миннән генә тормый шул. Аллаһы Тәгалә газизләремне алса да, ятим итмәде. Төп йорттагы киленем белән бик тату яшибез. Тәмле ризыгыннан өзми, – ди ул. – Бөтен өйне яңадан үзгәрттек. Миңа уңайлы булсын дип, мунчаны да өй эчендә генә ясадык. Тормышлар җиткән. Киткәннәр артыннан китеп булмый. Яшәргә кирәк. Хәсрәтемне догалар баса. Алар улларыма барып җитәдер, дип өметләнәм.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез