Быел июль-сентябрь айларында Татарстан банкларында 33 акчаның ялган булуы ачыкланган. Узган елның шушы ук чорында 45 “фальшивка” табылган булган.
Күпчелеге (27 данә), элеккечә үк, 5 меңлекләр. Шулай ук ике – 2 мең сумлык, өч –1 мең сумлык һәм бер – 500 сумлыкның чын түгеллеге билгеләнгән.
Моннан тыш агымдагы елның өченче кварталында бер чит ил валютасы – 500 евро “ясалма” булып чыккан.
Республикада ялган акчаның кимүенә карамастан, аның чынлыгын мөстәкыйль тикшереп карау әйбәт, ди белгечләр. Ә инде ничек тикшерергә икәнен Россия банкы сайтына кереп белергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез