Өчесенә бер язмыш

Казанның Константиновка бистәсендә гомер итүче Рәсимә Гыйләҗиева белән моннан берничә ел элек хәбәрләшкән идек. Ул чакта туганнары апасы белән җизнәсенең язмышын язуыбызны сорады. Без шалтыраткач, Рәсимә апа каршы килде. «Оялмыйча, кешедән ярдәм сорыйлармыни?!» – дигән иде. Инде менә кабат хәлләрен белештек. Ул әле хәзер дә бик уңайсызланып кына сөйләште.

– Ирем белән гомер буе кешедән нидер сорарга читенсендек. Балаларыбызны ничек бар шулай кабул иттек без. Үзебезнекеләр бит. Авырыйлар икән, аякка бастырыйк, терелтик дип тырыштык. Безне гел яхшыга ышану, өмет яшәтте, – дип сөйли Рәсимә апа. – 38 яшьлек Рания кызыма әле дә төгәл диагноз куя алмыйлар. 33 яшьлек Зәрия кызым эпилепсиядән тилмерә.

38 ел буе авыру бала үстергән ана бер дә зарланмый. «Язмышыма шулай язылган инде», – дип кенә куя ул.

– Йөкле вакытта бөтен диагнозларым яхшы иде. Ул чакта сабыйларымны кимчелек белән туар дип уйламадым да. Табиблар кызларыбызның сәламәтлегендә тайпылыш бар дигәч, йөртмәгән җир калмады. Дару арты дару алыштырдык, – ди Рәсимә апа. – Балаларың озын гомерле булмаячак, диделәр. Шөкер, үҗәтлек бушка китмәде, ике кызым да янымда. Авыр булса да, аларга ярдәм итәргә тырышам. Ирем дә нык терәк булды. Кызганыч, 3 ел элек үлеп китте. Бөтен танышлар, дуслар, туганнар: «Бар хәсрәтен эченә җыйган инде ул», – диләр. Без бит, хатын-кызлар, кычкырып та җибәрәбез, утырып елыйбыз да. Ирләр күрсәтми шул алар. Менә хәзер иремнең никадәр әйбәт кеше булганын аңладым. Үрнәк әти иде ул. Ә бит күпме ирләр авыру баласы белән хатыннарын ташлап китә. Минеке бер авыр сүз әйтмәде. Балалар дип яшәде.

Рания белән без дә сөйләштек әле. Сорауларга матур итеп җавап бирә. «Әти белән әнигә зур рәхмәт», – ди ул. Ә менә Зәрияне гел карап, аңа ярдәм итеп торасы.

– Бөтен эшемне иртән торып эшләп куям. Зәрия уянгач, аны хәстәрлисем бар. Ул кызым махсус диетада. Ризыкларны карап кына ашатам. Аны гел саф һавада йөртергә тырышам. Үзен бер дә ялгыз калдырганым юк. Өянәкләре башланганда гел янында булырга кирәк, – ди Рәсимә апа. – Шөкер, туганнарым ташламый. Әле берсе, әле икенчесе килеп ярдәм итә. Үземә генә кыен чаклар күп инде ул хәзер. Әмма мин бирешмим. Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйм. Ә ул изге күңелле кешеләрне дә юлыбызга чыгарып куя, көтмәгән җирдән сөендерә дә.

Күптән түгел аларга татар эстрадасы артистлары кунакка килеп киткән. Җырчылар үзләренең социаль челтәрдәге битләрендә бу гаилә язмышын бәян иткәч, ярдәм җибәрүчеләр дә булган. Рәсимә апа: «Кешедән сорамыйбыз, әмма ярдәм итсәләр, каршы килмибез», – ди.

– Һәр кеше үзенә килгән авырлыкны төрлечә кабул итә. Кешегә киңәш биреп булмый ул. Син болай ит, тегеләй ит дип әйтү генә җиңел. Үз башыңа төшкәч кенә, барысын да аңлыйсың, – ди ул. – Әмма шуны әйтә алам: беркайчан да төшенкелеккә бирешмәскә кирәк. Шул гына. Кешене өмет яшәтә. Ярдәм итүчеләр җибәргән акчаны балаларны дәвалауга тотам. Дарулары да кыйммәт бит.

Гыйләҗиевләр гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр кызы Рания исемендәге Т-банк картасына (8 96 77 70 58 96 телефон номерына беркетелгән) акча күчерә ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре