Өйләрендә янгын чыгып, төн уртасында алар бернәрсәсез урамда кала. Шуны гаҗәп – йорт, мунчалар янып бетә, бары тик ике Коръән китабы белән намазлыкка гына берни булмый.

– Ул көнне әле ярый әни уянган. Төнге өчләрдә булды бу хәлләр. Әнине кемдер этеп уяткан кебек була. Шуннан соң әни ниндидер тавышлар ишетеп урамга таба чыга. Бәдрәф ишеген ачып җибәрсә, паласка ут төшә. Ул аны тизрәк сүндерәм дип сулар сибә. Ә аннары өйдән мунчага чыгарга була. Мунча белән өй арасы 1 генә метр безнең. Ни күрсен – ул дөрләп янган чак була, – дип сөйли Сафиннарның уллары Зөлфәт. – Шуннан әни бөтенебезне уятты. Әти дә йөгереп чыгып китте. Мин дә каушадым. Аягыма бер кат носки белән йөгереп чыкканмын. Документларны да, кирәк-яракларны да алмаганбыз. Ут көчле иде, шуңа күрә тизрәк ярдәм чакыртырга тотындым. Ә бераздан бөтенләй әни югалттык. Мәш килдек инде әти белән. Әле ярый, әни урамга чыккан булган. Күз алдында йортыбыз янды да бетте. Намазлык белән Корьән китапларына берни булмаган.

Сафиннар әлегә фатир арендалап яши. Аны әтиләренең эшендәге җитәкчеләре табып биргән. Чыгымнарны да үзләре күтәрәчәк икән.
– Бер белмәгән кешеләр ярдәм итә. Безгә кемнәр генә килми. Киемнәр дә, азык-төлек тә алып киләләр. Барысына да зур рәхмәт, – ди Зөлфәт. – Үз йортыбыз урынына яңадан өй салырга дип уйлап торабыз. Әлегә анда җыештырасы эшләр күп. Ярдәм сорап кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәдек инде. Ничек тә эшкә тотынырга иде.
Сафиннар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр Фирдәүсә Габдулхаевна исемендәге Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Карта 89196878310 номерына беркетелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез