Яшерен-батырын түгел, гадәти тормыш рәвеше алып барганда кемнәрдер фитнес-клубларга, спорт залына йөри иде. Әмма хәзер коронавирус аркасында аларга да ишекләр ябылды. Моңа карап кына өйдә ятып, артык авырлык җыярга димәгән бит. Спорт залын өйдә дә ясарга мөмкин. Фитнес-тренер Дания Хәйруллина һәркем эшли алырлык күнегүләр тәкъдим итә.
- Күнегүләр:
1) "Приседание" - 15 тапкыр
2) "Перекрестные выпады" - бер аякка 12 тапкыр (24 тапкыр)
3) "Румынская тяга с отведенем"- 20 тапкыр
4) "Присед-прыжок" - 15 тапкыр
Күнегүләрне тәнәфес ясамыйча, бер өзлексез ясыйбыз. Бер тапкыр эшләп чыкканнан соң, аз гына ял бирәбез дә, яңадан эшлибез. Шушы күнегүләрне барысын бергә 4 мәртәбә эшләргә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез