Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне бара. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев өйдән тавыш бирү мөмкинлеге барлыгын искә төшерде.
Аның сүзләренчә, әлеге мөмкинлектән җитди сәбәпләре белән сайлау участогына килә алмаучылар файдалана ала. «Шунысын искәртик: бу хокуктан бүген 14.00 сәгатькә кадәр файдаланырга мөмкин», – диде Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Билгеле булганча, бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук Татарстанда 18 нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлау узачак.
2025 елның 1 июленә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда яшәүче 2 923 096 кеше сайлау хокукына ия. Шул исәптән 40 меңгә якыны тәүге тапкыр тавыш бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, бүген, 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен сайлау уза. ТР Үзәк сайлау комиссиясе бу постка дүрт кандидатны теркәде: ЛДПРдан Руслан Йосыпов, КПРФтан Хафиз Миргалимов, “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе”ннән Виталий Смирнов һәм “Бердәм Россия”дән Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез