Өйләнү түгел сөйләнү. Туй үткәрергә 50–100 мең сум акча алу мөмкинлеге булачак

Туй үткәрергә җыенган яшьләрнең дәүләттән 50100 мең сум акча алу мөмкинлеге булачак. Татарстанда яңа грант программасын эшләтеп җибәрергә җыеналар. Төп шарт мәхәббәт тантанасында милли мәдәният элементлары булырга тиеш. Шундый тәкъдим белән республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы чыкты. Әлегә кәгазьдә генә булган бу тәкъдим чынга ашса, туй үткәрергә җыенган парлар мондый гранттан файдаланыр идеме икән? Шул хакта белештек.

«Болай да милли стильдә эшлибез»

Рамил ШӘРӘФИЕВ, хәләл мәҗлесләр алып баручы:

– Бу грант турында ишеттем. Мондый тәкъдимне хуплыйм. Хәләл индустриядә эшләүче алып баручылар да моңа уңай карады. Без болай да милли стильдә эшлибез. Һәр мәҗлестә – кунаклардан башлап, алып баручыларга кадәр милли стильдә киенәбез. Түбәтәй, яулык, дисеңме. Милли көйләр яңгырый. Килен төшерү, килен күчтәнәчләрен күрсәтү йолаларын күрсәтәбез. Болар да милли элементка керә дип уйлыйм.

Грант белән акча бирү яшьләрнең бюджетын арттыру дигән сүз бит инде. Шулай булгач, никах мәҗлесләренә тагын да җитдирәк карарлар дигән өмет бар. Мөселманнар өчен никах мөһим булып тора. Туй инде чамасы булган кеше өчен дип уйлыйм. Бу грантны дөрес итеп гамәлгә ашырсалар, бирелгән акчаны дөрес итеп куллана белсәләр, яхшы булыр иде.

«Син чын кәләш!» дип мактадылар»

Айзилә Батырханова, алып баручы:

– Бу яңалыкны ишеткәч, бик сөендем. Миңа калса, грант бирмәсәләр дә, туйларны үзебезнең милли гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп үткәрергә кирәк. Бу – безнең асылыбыз. Шәхсән мин үземнең туемны нәкъ тә шулай, милли итеп үткәрәчәкмен. Бер генә мисал китерәм: узган ел Сабан туена дип мин ак милли күлмәк тектердем. Шул ук вакытта барысы да: «Син – чын кәләш!» – дип, бик күп мактау сүзләре яудырды. Милли бизәкләр белән туй күлмәге тектерсәң, ничек матур булыр иде бит. Гомумән, мин гадәти тормышта да киемнәремә миллилек өстим.

Шулай ук «Риваять», «Сорнай» фольклор ансамбльләрен чакырсаң, кияү белән туй биюе урынына татар биюен башкарсаң, шәп булыр иде бит!

«Туеңа бушка артист чакырган кебек...»

Зөлфәт ГАЛИМОВ, автосалонда менеджер:

– Без өйләнешкәндә ник булмады икән бу тәкъдимнәр?! (көлә) Миллилек дип җан аткан кешеләр өчен искиткеч яңалык инде бу. Без, чынлап та, хатыным белән өйләнешкәндә, туебызга милли элемент кертеп, Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамблен чакырырга теләгән идек. Шулай туры килде: мин дә, хатыным да әлеге ансамбльнең фанатлары, җырларын да, чыгышларын да бик яратабыз. Әмма, уйлаштык-уйлаштык та, бу фикердән кире кайттык. Бердән, финанс мәсьәләсе килеп баса, икенчедән, фольклор ансамблен бөтенесе дә аңламас, ошатмас иде. Туйда төрле кешеләр җыела бит ул. Хатыным белән минем өчен генә бәйрәм ясап булмый, кунакларга да күңелле булырга тиеш.

Әмма мондый грантны бик рәхәтләнеп кулланыр идек. Хәзер соңардык инде (көлә). Милли рухта чыгыш ясаучы артистлар, ансамбльләр бик күп. Туеңа бушка артист чакырган кебек бит инде бу, кесә өчен дә экономия. Шул ук киемнәр сатып алу, тектерү өчен дә менә дигән матди ярдәм.

Әмма шунысы бар: күңеле белән миллилек яклы булмаган кешегә әллә нинди грантлар тәкъдим итсәң дә, файдасы булмас.

«Кайбер туйлар артыгы белән «милли» уза»

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА, «Идел» яшьләр журналы хезмәткәре:

– О, минем мондый теләк бар! Ләкин милли элемент кертү дигәндә, һәр кешедән чуар жилет, калфак киеп килү ягын күздә тотмыйм. Кияү белән кәләш милли орнаментлы, чуар булмаган, күзгә рәхәт образда булса – шәп кенә. Минем үземнең дә никахымда, туемда шулай киенү нияте бар. Шулай ук элек туй образларында фотога төшкәннәр бит әле. Шулар кебек мин дә зыялы, затлы, милли образда фотосессия ясарга телим.

«Милли туй» дигәндә, минемчә, ул ясалма булмаска тиеш. Алайса кайбер туйлар артыгы белән «милли» уза дияр идем. Аның үз асылы, эчтәлеге булырга тиеш. Мәсәлән, милли дигәндә, гаилә гореф-гадәтләрен истә тотып, әби-бабаңнан калган гадәтне күрсәтсәң, милли җырлар яңгыратсаң, милли аш-су ризыклары әзерләсәң – милли туй элементлары шушы буладыр дип уйлыйм.

 

САН

* 2024 елда Татарстанда 22 меңнән артык пар никахлашкан.

* Татарстанда ир-атлар – 25–29 яшьтә, хатын-кызлар – 18–24 яшьтә өйләнешә.

* Республикада никахны теркәүгә гаризаларның 70 проценты Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырылган.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре