Октябрь ахыры, димәссең...

Узган ялларда төштән соң ялтырап кояш чыкты. Күк зәп-зәңгәр, аяк асты коры, көн дә җылы, якты. Әллә көздән кышка кереп барабыз, әллә кыштан язга чыгабыз – аңларлык түгел. Һич тә октябрь ахыры, димәссең.

Октябрь ахыры, димәссең...
Илдар Мөхәммәтҗанов

Һавасы да язныкыннан берни белән аерылмый. Табигатьнең күңелне җилкетә торган мондый көннәре кара көзләрдә (ел фасылының шундый чоры икәнен аңлар өчен, кояшның болыт артына качуы да җитә) бик сирәк була. Әнә шул «чакыру»га ияреп, без дә якын-тирәдән бер әйләнеп кайтырга булдык.

Агачларда инде сыңар яфрак та калмады авылда. Көз буена берничә тапкыр гына төшсә дә, каты кыраулар үз эшен эшләде шул. Шәһәрдә әле кайбер агачларда яфраклар коелып бетмәде, ди каладан кайтучылар. Ни дисәң дә, анда ышыграк, җылырактыр. Болытлы көннәрдә шәрә агачлар моңсу булып тоелса, күңелгә беркадәр шом өстәсә, балкып торган кояш нурлары астында алар да шактый матур күренә икән.

Моннан ике дистә еллап элек, авылыбызның безнең очын кар-бураннардан ышыкларга, сакларга дип, чыршы-нарат диләнкесе утыртканнар иде. Ул агачлар шактый күтәрелде инде. «Җил оясы»нда утырган безнең тирәләрне чынлыкта да әйбәт ышыклыйлар, өстәвенә елның кайсы фасылында да табигатькә ямь биреп утырган көннәре. Бу юлы да яшь чыршыларда күркәләрнең күплегенә, ямь-яшел нарат, чыршыларга, алар арасында, саргаеп, үзгә матурлык өстәп утырган карагайларга сокланып үттек.

Соңгы яңгырлардан соң булган җылы көннәр нәтиҗәсендә, инде корып, шәрәләнеп беткән тау битләре кабат яшәрә башлаган икән. Алар да безнең кебек, язга күчәбез, дип алдана булса кирәк. Нәкъ яз башындагы кебек, анда-монда сап-сары булып балкып утыручы тузганаклар да очрый, араларында инде мамык очырырга – нәсел калдырырга ашыгучылары да бар. Баксаң, әрсез тузганаклар гына түгел, меңьяфраклар да кабат чәчәк аткан лабаса! Чип-чиста, ап-ак чәчәкләре белән балкып утыралар. Бакча гөлләренең дә роза, хризантема ишеләре бирешми. Беренче кыраулардан ук корыган гөлләр янәшәсендә алар баш имәс кешеләрне хәтерләтеп, инде эшкәртелгән кап-кара җирдән торган бакчаларга нур биреп утыра. Яфраклары коелып бетсә дә, миләш агачларында әле кошларга кышка дигән җим бетмәгән, күп калмаса да (миләшне мәктәп укучылары да җыйды, алардан соң миләш чыпчыклары да кунак булды), алар да кояшлы көздә күзне иркәли.

Дөрес, элек булса, әллә нигә бер ялтырап алган кояшлы көннәр белән генә урамда кара көз икәнен оныта алмас идек. Бу вакытларда инде авыл урамнары бозыла, үтеп чыгып булмаслык сазлыкка әйләнә иде. Әле бер туңдырып, бер җебетеп тә «уйный» башлагач, аяк киеменә ләпелдәп ябыша торган, өшегән балчыклы урамнан үтү үзе бер газапка әйләнә. Әнә шул юллардан мәктәпкә йөргән, аннан кичкә кадәр уенда булып, батып-чумып кайткан безнең киемнәрне әниләр кай арада, ничекләр киптереп, чистартып бетерә алды икән?! Безгә инде алар әллә кайда, ерак балачакта, яшьлектә калган булса, кызганыч ки, бүген дә юллар проблемасы булган авыллар турында язып, сөйләп торалар. Алар да, теге чакта безнең авылныкылар көткән кебек, тизрәк суытуын, җирләрнең туңуын көтәләрдер. Ә безгә әле болай да рәхәт.

– Кырда шулкадәр матур, октябрь азагы димәссең, – дидек кайткач. Тик кичен үк күкне болытлар каплады, яңгыр сибәләде. Иртән урамда чын көз – кара көз иде инде...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре