Волгоградта өлкән яшьтәге бер ир-ат, фатиры бәдрәфендә кайнар су торбасы өзелү сәбәпле, пешеп үлгән. Бу хакта V1.RU яза. “Торба металл пластиктан эшләнгән. Аларны ремонт вакытында алыштырган булганнар, күрәсең дип сөйләп үткән агентлык хәбәрчесенә идарәче компания җитәкчелеге белән аралашып йөрүче чыганак.
Фаҗиганың ничек килеп чыгуы әлегә мәгълүм түгел. Ир-ат, үз начар хис итеп, торбага тотынган булырга мөмкин. Барысы да тикшерү барышында ачыкланачак. Фаҗига урынын караганда, торбага “тыкшыну” эзләрен тапканнар.
Төбәкнең сәламәтлек саклау комитетыннан пенсионерның, чыннан да, үлгәнлеген раслаганнар.
Социаль челтәрләрдә язучылар фикеренчә, өлкән яшьтәге ир-ат, бәдрәфтә хәле китеп, егылмас өчен торбага тотынган да аны тартып чыгарган, ә ургылып аккан кайнар су ташкыныннан качып котыла алмаган булса кирәк.
Сүз уңаеннан, күптән түгел генә Мәскәүдә шуңа охшаш фаҗига булган: бер ир-ат, галәмәт юан булуы сәбәпле, ваннадан тиз генә чыга алмыйча, кайнар суда пешеп үлгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез