Олы Карагуҗа авылында боз шугалагы ачылган

Яшел Үзән районының Олы Карагуҗа авылында боз шугалагы ачылган. Социаль челтәрләрдә шугалакны ачу тантанасыннан күңелле видоелар таралды. 

Авылда шугалак булдыру идеясе кыш башында барлыкка килә. Шугалак урынын формалаштырып, боз катыралар. Шунысын да искәртергә кирәк биредә тимераякларны прокатка бирү бушлай. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий шугалак ачылу уңаеннан 200дән артык тимераяк бүләк иткән.

Шугалакны ачу, Олы Карагуҗада, башка чаралар кебек үк, зур бәйрәм кебек узган. Авылдашлар җыелып бәйрәм ясаган:  бер казан пылау пешергәннәр, самовардан чәй кайнатып, кунакларны коймак белән дә, матур җырлы программа белән дә сөендергәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре