Рәсем ясау, сын әвәләү, келәм туку, күннән матурлык тудыру... Әлмәттә яшәүчеләр хәзер үзләрен әнә шундый үзенчәлекле эшләрдә сынап карый ала. Нефть каласында иҗат белән янып яшәүчеләр өчен яңа мәйданчык – «Ачык остаханәләр» эшли башлады. «Татнефть» компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырылган киң колачлы мәдәни проектларның чираттагысы бу. Әлеге үзенчәлекле мәйданчык танылган рәссам, осталар белән беррәттән заманча сәнгатькә мөкиббән булган һәркемне үз канаты астына җыячак. Остаханәләрдә катнашу бушлай.
Җитештерүдән – иҗатка
Нефть каласындагы яңа иҗади мәйданчык «Татнефть»нең 1960 нчы елларда төзелгән элеккеге сәнәгать бинасында урнашкан. Архитектор Мария Гусева, заманча проектка мәйданчык әзерләгәндә, совет чорының индустриаль рухын да саклап кала алган. Бу бинага кергәч, үзеңне, дөрестән дә, тарих белән чынбарлык очрашкан ноктада басып торган кебек хис итәсең. Элеккеге склад бинасындагы бүленеш тә, кранлы матча, остаханәләргә илткән ишекләр – барысы да шул чорның кайтавазы сыман тоела. Шул ук вакытта диварларга, һәрбер остаханә мәйданчыгына яңа сулыш өрелгән. Заманча эшләнгән түр диварда исә данлыклы Чупай ташы күренеп тора. Оештыручылар анысын да махсус калдырган. Әлмәтнең нигез ташы да, горурлыгы да бит ул!
«Татнефть» Хәйрия фонды җитәкчесе Ренат Мамин сүзләре белән әйтсәк, элегрәк монда җитештерү гөрләсә, хәзер иҗат гөрләячәк.
– «Татнефть» оешмасының шәһәребездә мәдәни мохит булдыруга юнәлтелгән чираттагы проекты бу. Әлеге остаханәләр сәләтле, иҗади кешеләрнең зур йортына әверелер дип өметләнәбез. Мәдәниятне үстерү компания өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Шәһәребезнең, республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендәге мәдәни мохит үсештә булсын, кеше рухи азык та алсын өчен бик күп эшләнә. «Ачык остаханәләр» шәһәребезнең йөзек кашы булган тагын бер үзенчәлекле урынга әверелер дип өметләнәм, – диде Ренат Мамин остаханәләрнең ачылыш тантанасында.
Кичәге хыял
Әйтергә кирәк, «Ачык остаханәләр» бер үк вакытта Әлмәттә соңгы биш елда гамәлгә ашырылган «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының дәвамы да булып тора. Әлеге үзенчәлекле проект кысасында нефть каласында 40лап арт-объект пәйда булды. «Ачык остаханәләр» – шәһәрдәге әнә шундый үзенчәлекле урыннарның чираттагысы. «Татнефть» гамәлгә куйган иҗади проектны тормышка ашыруга Санкт-Петербургның стрит-арт тикшеренү институты белән «Новь» бюросы күп көч куйган.
«Новь» бюросы җитәкчесе Полина Еж cүзләренә караганда, мондый үзенчәлекле мәйданчык оештыру турында күптән хыялланган алар.
– Бу хакта Әлмәткә күченеп килгәч үк уйлана башладык. Ниһаять, бу көн килеп җитте. Иң мөһиме – әлеге остаханәләр Әлмәттә туган һәм биредә яшәүче җирле яшьләрне бергә туплаячак. Остаханәләрнең резидентлары – бик сәләтле кешеләр. Аларның һәркайсының үз юлы, үз стиле. «Татнефть» компаниясе ярдәме белән алар шушы мәйданчыкта үз сәләтләрен тагын да үстерә алачак, – ди ул.
Хәзерге вакытта остаханәләрдә барлыгы 8 оста эшли. Программа кураторы Анастасия Степанова сүзләренә караганда, алар текстиль, сынлы сәнгать, урам сәнгате, графика кебек төрле юнәлешләрдә бушлай мастер-класслар уздыра. Айга бер мәртәбә биредә Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Красноярск кебек эре шәһәрләрдән килгән осталар белән очрашулар, мастер-класслар да оештырылачак.
Телне дә онытмыйлар
Остаханәләр белән танышканда «ВТ» хәбәрчесе дә үзен берничә һөнәрдә сынап карады. Балчык әвәләү дә, күннән беләзек ясау да карап торышка гына җиңел икән. Ирле-хатынлы Анелия Шәрифуллина белән Илнур Нураев тагын да катлаулырак һөнәр серләренә төшенгән. Тафтинг ысулы (махсус пистолет ярдәмендә башкарыла. – Ред.) белән келәм тукый алар.
– Хатыным келәм тукып карарга тәкъдим иткәч, баштарак моны чынга алмадым. Бер кирәксез эш кебек тоелды ул миңа. 45 меңгә махсус җиһаз сатып алып, келәмнәр тукый башладык. Шуннан бу эш бик ошап китте. Әлеге ысул ярдәмендә мендәр тышлары, панно да тукып була. Шулкадәр мавыктыргыч сәнгать төре бу. Монда бернинди чикләр юк, – дип тәмләп сөйләде Илнур.
Шундый матурлык тудыруларына да өч ел икән инде аларның. Мавыгу кебек кенә башланган эш тора-бара аларның кәсебенә үк әверелгән. Анелия сүзләренә караганда, аларның келәмнәрен республикада яшәүчеләр генә түгел, чит төбәктәгеләр дә соратып ала икән. «Ачык остаханәләр»дә исә алар, бушлай мастер-класслар оештырып, келәм туку серләрен башкаларга да өйрәтмәкче.
– Безгә шундый шәп мөмкинлек тудырган өчен «Татнефть» компаниясенә зур рәхмәт. Остаханәләр ачылачагын белгәч, иң беренче булып, катнашырга теләк белдердек. Моңа кадәр өебездәге кечкенә генә бер бүлмәдә иҗат итә идек. Ә хәзер менә нинди зур, иркен бинада эшлибез, – ди Анелия Шәрифуллина.
«Ачык остаханәләр»дә туган телгә дә урын табылган. Альбина Нургалиева белән Инсаф Низамиев биредә татарча сөйләшү клубы оештырып җибәргән.
– Кызганыч, көндәлек тормышыбызда татарча сирәк сөйләшәбез. Бер рәхәтләнеп утырып, татарча аралашасы килә. Башка шәһәрләрдә инде андый клублар күптән эшләп килә. Чаллыда да, Казанда да бар. Шундый ниятебез барлыгы турында сөйли башлагач, танышларыбыз арасында, мин дә килсәм ярыймы, баламны да алып килимче, диючеләр күп булды. Шуңа күрә бу эшкә ныклап тотынырга уйладык, – ди Альбина.
Асылда бу, кич утырып, рәхәтләнеп үз телеңдә сөйләшү-аралашуны хәтерләтәчәк. Туган тел клубында саллы кунаклар белән очрашулар да көтелә. Инсаф Низамиев сүзләренә караганда, биредә милли уеннар, калфак тегү, чигү кебек кызыклы мастер-класслар да оештырылачак.
– Клубыбыз «Чыганак» дип атала. Бу, бердән, төбәгебезнең үзенчәлегенә бәйле. Аннары һәркемнең күңелендә үз чыганагы бар, – ди Инсаф.
«Ачык остаханәләр» үзләре үк Әлмәтне яшәтеп, яшәртеп торган бер чыганакка әверелер дип өметләнәсе килә. Ел азагында биредәге осталар турында кабат ишетербез әле. Ник дигәндә, декабрьдә аларның иҗат җимешләреннән торган зур күргәзмә оештырылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез