Онга бәя артырмы?

Быелның июнь аенда бөртеклеләрнең бәяләре арткан. Бу хакта журналистларга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Соңгы мәгълүматлар буенча, сатып алуның уртача бәяләре менә болайрак: 3 нче класслы бодай – 14 000 сум, 4 нче класслы бодай – 12 500 сум, фураж бодае – 9700 сум, арыш – 7800 сум, арпа – 9600 сум.

Министр алга таба он бәяләренең дә артык кыйммәтләнмәвен әйтте.

– Онга хәзергедән дә түбәнрәк бәя куеп булмыйдыр. Аңа карап икмәк пешерүчеләрнең чыгымнары кимеми, алар арта гына, шуңа бәйле рәвештә ипи бәяләре дә артыр, дип уйлыйм. Аларны стабильләштерү өчен җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме каралган. Шуңа күрә социаль икмәк хаклары барыбер артык сизелерлек күтәрелмәячәк, – диде министр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре