Оренбургта су басу нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм итү өчен Казаннан мобиль отряд китте

Оренбургта су басу нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм күрсәтү өчен, бүген Казаннан ТР җыелма мобиль отряды китте. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Республикасы Рәисе карары буенча Оренбург шәһәренә 52 кешедән, 10 техника берәмлегеннән, 6 йөзү чарасыннан торган, кирәкле кораллар һәм су суырту өчен мотопомпалар белән комплектланган җыелма мобиль отряд җибәрелде», – дип билгеләп үтте башлык вазифаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләреннән тыш, отряд составында республика эзләү-коткару хезмәте коткаручылары һәм Татарстан янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре дә бар.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре