Полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда шикләнелүче ир-атны кичә тоткарлаган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул Валерий Хахинны өенә кадәр озаткан. Шуннан, фатирына кереп, корбанына берничә тапкыр кадаган.
Танк училищесы җитәкчесенең элекке урынбасары, 69 яшьлек Валерий Хахинны үтерүдә шикләнелүче ир-атны бүген Казанның Вахитов районы судына китергәннәр. “KazanFirst” язганча, такси йөртүче Хахинны өенә алып кайткан һәм клиентын, исерек булганлыктан, фатирына кадәр озаткан. Шуннан, фатирга кереп, отставкадагы хәрбине берничә тапкыр пычак белән кадап үтергән, мәетне келәмгә төргән. Басма чыганагы мәгълүматларына караганда, таксист корбанының фатирын таламакчы булган.
Валерий Хахинның мәетен хатыны тапкан. Ул, өенә кайткач, ачкычы белән ишеген ача алмаган, ире шалтыратуларга җавап бирмәгән. Коткаручылар фатир ишеген кисеп ачкан. Хатыны һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре ярдәмче бүлмәдә Хахинның мәетен тапкан. Басма чыганагы мәгълүматлары буенча, Япеев урамындагы элиталы йортта яшәүчеләрнең үтенече белән видеокүзәтү камералары сүндерелгән булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез