Юл һәлакәтләре дә, анда өзелгән гомерләр дә арткан. Бүген Татарстан юлларындагы вазгыять әнә шундый. Юл сагында торучылар балалар катнашындагы һәлакәтләр саны артуга аеруча борчыла. Мондый аварияләрдә гомерләре өзелгән, имгәнгән балалар да күбәйгән.
Рәсми саннардан аңлашылганча, 22 октябрьгә республика юлларында 2626 авария теркәлгән. Аларда 269 кешенең гомере өзелгән, тагын 3163 е имгәнгән. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов әйтүенчә, куркыныч юл һәлакәтләре элеккечә үк күбрәк каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыга. Ел башыннан бирле шундый фаҗигадә 82 кеше үлгән. Иминлек каешын эләктермәү аркасында 27 кеше үлгән. Әле берничә көн элек кенә Азнакай юлында шул сәбәпле «Лада» машинасын йөрткән хатын-кызның гомере өзелде. Тизлекне арттыру аркасында идарәне югалтып, юл кырыендагы чокырга килеп төшкән ул. Иминлек каешы эләктерелмәгән булгач, һәлакәт вакытында машинадан чыгып очкан.
– Машинага утыргач, иң беренче эш итеп иминлек каешын эләктерергә кирәклеге көн кебек ачык. Бу хакта гел сөйләп, искәртеп торабыз. Машинадагы махсус балалар утыргычы белән дә шул ук хәл. Күпләр аны бала иминлеге өчен түгел, ә инспектор штраф салмасын өчен генә кулланасы дип белә. Ә бит авария вакытында бу утыргычның бала гомерен саклап калуы күптән расланган, – дип белдерде Дамир Бикмөхәммәтов журналистлар белән очрашуда.
Быелның тугыз аенда республика юлларында балалар катнашында 359 юл һәлакәте теркәлгән. Анда 11 бала үлгән, 390ы имгәнгән. Октябрь аенда гына да Татарстан юлларында өч баланың гомере өзелгән. Алар барысы да пассажир булган.
– Пассажир балалар катнашындагы юл һәлакәтләре нигездә өлкәннәр гаебе белән килеп чыга. Бала үзе бар нәрсәне контрольдә тота алмый. Зурлар исә гади генә саклык чараларын күрми, тиешле кагыйдәләрне үтәми, – ди Дамир Бикмөхәммәтов.
Быелның тугыз аенда республикада баласын махсус утыргычта йөртмәгән ата-аналарга карата 9 меңгә якын беркетмә төзелгән. Балаларның үзләренең гаебе дә юк түгел. Алар катнашындагы һәр өч юл һәлакәтенең берсе бала гаебе белән килеп чыга. Әмма гаеп аларда гынамы?
– Балаларны юл кагыйдәләрен белмәүләре харап итә. Ата-ана һәрвакыт балага юлны каян чыгасын, юлда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген сөйләп, аңлатып торырга тиеш, – дип искәртте Дамир Бикмөхәммәтов.
Юллардагы вазгыять – саннарда
|
| 22 октябрьгә алынган саннар | Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда |
| Юл һәлакәтләре | 2626 | +25 |
| Үлүчеләр | 269 | +19 |
| Имгәнүчеләр | 3163 | –8 |
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез