13 гектар пай җирен агрофирмага арендага биргән идек. Хәзер шуның акчасы килми. Аны ничек алып була икән?
Нурзидә Ибраһимова. Зәй районының Куш Елга авылы
«Зәй» агрофирмасы бухгалтеры Фирдәвес Асаева:
– Нурзидә апаның үз пай җире 11,5 гектар. Калганы улыныкы. Элек пай җирләрен арендага биргән өчен акчаны ведомость белән һәр кешенең кулына бирәләр иде. Хәзер яңа тәртип – акчаны кулга бирмиләр. Оешмага Сберкнижка реквизитларын илтеп бирергә кирәк. Акчаны шунда гына күчерәләр. Нурзидә апаның үзе белән дә, балалары белән дә бер ай элек сөйләштек. Пай җирләрен сатабыз, диделәр. Бөтен документларын әзерләргә, тупларга булыштык, алар әзер. Җирне арендалаучыга барып, шуларны тапшырасы, реквизитларны гына бирәсе бар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез