Ирле-хатынлы гаилә пары зыян күргән, хәзер алар хастаханәдә.
Мәскәүнең төньяк төбәгендә парковкада Toyota джибының шартлау мизгеле видеокүзәтү камераларына эләккән, дип яза “KazanFirst”. Кадрлардан күренгәнчә, ир-ат иномарка янына килеп, арткы утыргычына нәрсәнедер куйганнан соң рульгә утыра. Шул мизгелдә машина шартлый.
Йөртүче машинасыннан чыгып калырга өлгерә. Шундук кемнәрдер ярдәмгә ташланып, аны шартлаган машинасыннан читкәрәк тайпылырга булыша.
Исегезгә төшерәбез: бүген иртән Мәскәүнең төньяк өлешендә парковкада Toyota джибын шартлатканнар. Ирле-хатынлы гаилә парына зыян килгәнлеге мәгълүм. Иномарка рулендә офицер булган.
Хәзерге вакытта җинаятьчене эзлиләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез