Партия кандидаты. «Бердәм Россия» Татарстан Рәисе сайлавына Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге республиканың гамәлдәге башлыгы Рөстәм Миңнехановны Татарстан Рәисен сайлауга кандидат буларак тәкъдим итте. Бу хактагы карарны төбәк бүлегенең XXXVIII конференциясендә кабул иттеләр.

Төп чарага кадәр Рөстәм Миңнеханов Иҗтимагый теләктәшлек күрсәтү штабы әгъзалары белән очрашты.

– Сезнең һәркайсыгыз үз юнәлешендә – икътисадка, мәгарифкә, спортка, мәдәнияткә өлеш кертә. Һәрберегезнең бик зур тормыш тәҗрибәсе бар. Алдагы елларда эшләнгән бөтен нәрсә – безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Ә мин сезнең җыелма образыгыз кебек, – дип белдерде очрашу барышында Татарстан Рәисе. – Әлбәттә, без барыбыз да Татарстаныбызда уңайлы шартларда яшәргә һәм аның алга таба үсүен телибез. Сезнең тарафтан ышаныч булса, алга таба да бергәләп хәрәкәт итәчәкбез.

Сөйләшү барышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов искәрткәнчә, иҗтимагый штабка төрле юнәлешләрдә актив эшчәнлек алып баручы кешеләр билгеләнгән. «Сайлау кампаниясе барышында без сез барып җитә алмаган урыннарны колачларга тырышачакбыз. Фикер-тәкъдимнәрне туплаячакбыз», – диде ул.

Конференция кысасында күтәрелгән төп мәсьәлә Татарстан Рәисе вазыйфасына партиядән кандидат тәкъдим итү иде, әлбәттә. «14 сентябрь – Бердәм сайлау көнендә республикада Татарстан Рәисен сайларга, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарын формалаштырырга, шулай ук Татарстан Дәүләт Советына бер мандатлы округ буенча бер депутат сайларга кирәк», – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин. Аның фикеренчә, Татарстан Рәисен сайлау алга таба үсешебездә хәлиткеч урын алып торачак.

Инде хәбәр иткәнебезчә, 16 июньдә партиянең төбәк сәяси советы Президиумы утырышында Рөстәм Миңнехановны Татарстан Рәисен сайлауга кандидат буларак тәкъдим итүне бертавыштан хупладылар. «Мәскәүдә «Бердәм Россия» Генераль советы президиумы безнең әлеге карарны килештерде. Безгә исә партия кандидатын рәсми рәвештә тәкъдим итүне, яшерен тавыш бирү юлы белән, конференция карары нигезендә расларга кирәк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Рөстәм Нургали улы турында артык сөйләргә кирәк түгелдер дип уйлыйм. Ул Татарстанны 15 ел дәвамында уңышлы җитәкли. Федераль дәрәҗәдә югары абруйга лаек шәхес, безнең партиянең Югары советы бюросына керә. Татарстан һәм аның җитәкчесе ирешкән уңышларны Россия Президенты Владимир Путин да югары бәяләде. Ул Татарстанны терәк төбәк дип атады».

Рөстәм Миңнеханов үз кандидатурасын тәкъдим итүне хуплаулары өчен, ил җитәкчелегенә, «Бердәм Россия» партиясенә, иҗтимагый берләшмәләргә, хезмәт коллективларына рәхмәт белдерде. «Моны минем эшчәнлекне генә түгел, ә Татарстан командасының эшен бәяләү дип кабул итәм. Без республиканың беренче Президенты, Россиянең Хезмәт Герое һәм партиягә нигез салучыларның берсе булган Минтимер Шәймиев билгеләгән юлдан барабыз. Ил Президенты Владимир Путин ярдәме һәм татарстанлыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә бүген республика күп кенә макроикътисадый күрсәткечләр буенча Россиянең әйдәп бара торган, илнең терәк төбәге булып санала. Татарстан алдында торган барлык бурычлар уртак тырышлык белән үтәләчәк, ышаныч һәм теләктәшлек күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәм», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Яшерен тавыш бирү өчен 321 бюллетень әзерләнгән булган. Тавыш бирү өчен тартмалардан 292 бюллетень алдылар, аларның 289 ы гамәлгә яраклы дип табылды. «Шул рәвешле, Рөстәм Нургали улы күпчелек тавыш белән Татарстан Рәисе вазыйфасына кандидат буларак тәкъдим ителә», – дип йомгак ясадылар утырышта.

– Бүгенге утырыш киләчәк сайлауга багышланды. Бу бик җаваплы һәм киләчәк бишьеллык өчен нәтиҗәле эш булырга тиеш. Депутатлар, мондагы партия активы халыкның теләген кабул итте, дип әйтик. Безгә моңа кадәр үк бик күп кеше Рөстәм Миңнехановны Татарстан Рәисе вазыйфасына тәкъдим итүебезне сорап мөрәҗәгать итте. Без кандидатураны хупладык. Алла боерса, алда эшләр күп әле. Сайлауга кадәр халык белән очрашырга кирәк. Бердәм булып, бергә булып, киләчәктә дә кулга-кул тотынышып республикага, илебезгә хезмәт итәчәкбез дип уйлыйм, – диде Фәрит Мөхәммәтшин конференциядән соң журналистлар белән аралашканда.

2020 елда узган сайлауда Рөстәм Миңнеханов 83,27 процент тавыш җыйган иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре