Гыйффәт туташ: шагыйрә Заһидә Бурнашеваның тууына 130 ел

Рязань губернасының Әҗе авылында туып үскән татар кызы «гыйффәт» сүзенең мәгънәсен күңеленең арулыгы, керсезлеге, халкына тугрылыгы белән аңлаткан.

Гыйффәт туташ: шагыйрә Заһидә Бурнашеваның тууына 130 ел
«Татар-информ»

Тәхәллүс

Габдулла Тукай әдәби музеенда үткәрелгән «Тукай очырган карлыгачлар: Гыйффәт туташ...» дип аталган искә алу кичәсендә галимә Тәминә Биктимирова халыкка беренче чиратта шул сүзләрне җиткерде.

– Көчләп чукындырулардан интеккән халкыбызның иманына туры булган бер вәкиле, ягъни Заһидәнең әнисе кызының күрше авылга йөреп укуына, шигырьләр язуына риза булмый. Урысча укыса, кызы «марҗа» булыр дип курыккан ана гаҗизлектән газиз баласының шәхесенә, намусына тиярдәй каты сүзләр дә әйтә. «Гыйффәт туташ» тәхәллүсен Заһидә нәкъ менә шул хаксыз сүзләргә җавап рәвешендә ала. Бу хакта ул үзе 1915 елның 6 сентябрендә «Вакыт» газетасында басылган ачык хатында әйтә һәм шул исем белән дөньяга чыга. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә «гыйффәт» сүзе «кызлык намусы булган, гомумән, пычранмаган, пакь, намуслы» мәгънәсендә бирелә». Әмма «гыйффәт» сүзенең мәгънәсе, киңрәк, тирәнрәк, – дип ачыклык кертте Тәминә ханым.

Ул үзенең гыйльми эшләрендә Заһидә Бурнашеваның тормыш юлына, эш-гамәлләренә зур игътибар биргән.

1915–1917 елларда Мәскәүдә Гыйффәт туташның бер-бер артлы өч җыентыгы дөнья күрә. Шигырьләрендә ул татар хатын-кызларының гаиләдә хокуксызлыгын, аянычлы хәлләрен тасвирлый һәм шул гаделсез тормыш тәртипләренә каршы көрәшкә өнди. Аның шигырьләре халык арасына тарала һәм яратып укыла.

Бердәнбер

1917 елның апрелендә Казан шәһәрендә үткәрелгән Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары корылтаена Пермь шәһәрендәге кызлар мәдрәсәсе мөгаллимәсе Гыйффәт туташ мәшһүр шагыйрә буларак чакырыла. Тарихта беренче тапкыр үткәрелгән бу мәртәбәле мәҗлестә ул докладлар буенча фикер алышуларда катнаша, хатын-кызларның гаиләдә тоткан урыны, сәяси, иҗтимагый хокуклары хакында карарлар чыгару өчен төзелгән комиссиягә сайлана. Корылтайда инде эшләп киткән хатын-кызлар хәрәкәтенә юнәлеш бирү өчен биш кешедән торган «Мәркәз бюро» да оештырыла. Заһидә Бурнашева монда да бертавыштан сайлана.

Ул Мәскәүдә җыелган I Бөтенроссия мөселманнары съездында чыгыш ясап, Казанда үткән Мөслимәләр мәҗлесенең карарларын җиткерә. Әмма аның язмышын төптән үзгәртә торган бер вакыйга була. Шушы корылтайда Төркестан вәкиле татарлардан мәгариф өлкәсендә ярдәм итүләрен сорый. Гыйффәт туташ, нәкъ менә шушы чакыруны кабул итеп, Төркестанга китә. Башта ул Сәмәркандта үзбәк телендә чыга торган «Хезмәттәшләр авазы» исемле газетада эшли. Шушы елларда Кәттә Курган өлкә мәгариф комиссары урынбасары, Ташкентта оештырылган кыска сроклы курслар җитәкчесе була. 1920 елның елның җәендә Төркестан Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты каршындагы Мөселман хатын-кызлары арасында эшләү секциясе мөдире буларак, III Коммунистик Интернационалның II конгрессында катнаша. Башта Петроградта, соңрак Мәскәүдә эшләгән бу дәрәҗәле форумда мөселман хатын-кызларыннан бердәнбер делегат итеп сайлана. Шул ук 1920 елда Мәскәүдә узган Бөтендөнья коммунист хатын-кызларның I конференциясендә дә ул Шәрык хатын-кызларының бердәнбер вәкиле була.

Утыз яшенә дә җитмәгән кызның җаваплы эшләре тагын да әйтеп бетермәслек күп була әле. 1921–1923 елларда Заһидә Бурнашева Ташкентта Урта Азия коммунистик университет лекторы, хатын-кызлар институтының укыту эшләре мөдире, Урта Азия ефәк сәнәгате техникумы директоры, Үзбәкстан дәүләт нәшриятының сәяси мөхәррире булып эшли. Өстәвенә Мәскәүдәге юридик институтта читтән торып белем ала. Диплом алгач, Кыргызстанга күчә. Биредә дә гел җаваплы эшләрдә эшли. Бары тик 1951 елда гына Татарстанга кайта. Тәрбиягә алган кызы белән Буада яши башлый. 1956 елда Казанга күченә. Гомере буена хыялланган татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихын язарга керешә, ул хезмәте 1971 елда дөнья күрә.

– Заһидә апа татар хатын-кызлар хәрәкәте хакында үзе катнашканча һәм үзе хөрмәт иткән хатын кызлар хакында язарга теләгән. Бу хакта: «Тарихи дөреслек миннән шуны таләп итә иде, әмма мине коммунистлар партиясенең җитәкчелеге хакында язарга мәҗбүр иттеләр», – дип, үзенең ризасызлыгын әйткәне булды, – ди Тәминә ханым.

Кичәдә

Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова кичәне башлап җибәргәндә үк:

– Заһидә Бурнашева – милләтебез тарихына күпкырлы шәхес, публицист, шагыйрә, партия һәм җәмәгать эшлеклесе буларак кергән татар кызы. Галимнәр, Габдулла Тукай вафатыннан соң, аның урынына Заһидә туташ калыр дип фаразлыйлар, – дигән фикер әйткән иде.

– Ни кызганыч, ул иҗат итүдән тукталып, башка юлга кереп китә, – дип, бу фикерне дәвам итте халык шагыйре Рәдиф Гаташ. – Төркестанга китеп, баштанаяк андагы мәгърифәтне үстерүгә керешә, партия, җәмәгать эшләренә чума. Әйе, чыннан да аның иҗатын Габдулла Тукай дәрәҗәсенә тиңләүчеләр була. Әмма аның башка юлга кереп китүен фаҗигагә тиңләргәме, юкмы – монысын тәгаен генә әйтеп булмый.

Заһидә Бурнашева иҗат итүдән бөтенләй туктамаган, әлбәттә. Ул хәтта ниндидер нияттән аларны үзгәртү эше белән дә шөгыльләнгән. Бу хакта филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев җиткерде:

– Заһидә Бурнашева шигырьләрен революциягә кадәр язган, Казанга кайткач, ул аларны, күрәсең, заманга яраклаштырып үзгәртергә тырышкан. Мин оригинал һәм төзәтелгән шигырьләрне чагыштырдым, аларда шактый аерма барлыгын сиздем. Бу аерманы укучыларга аңлату бик кирәк.

Россия ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы мөдире Рафилә Гыймазова әйткәнчә, XX гасыр башында ханымнарның дөньяга чыгуының сәбәпләре – сүз иреге бирелү, күпләп газета-журналлар басылып чыгу һәм хатын-кызларның каләм чарлый башлавы. Аның фикеренчә, әгәр Заһидә Бурнашева 10-15 елга иртәрәк туган булса, ул мондый танылуга ирешә алмаган булыр иде. Ә Гыйффәт туташ нәкъ менә шул вакытта туган, танылу алган. Безгә бу олы шәхесебезне, аның иҗатын онытмаска, халык хозурына чыгарырга гына кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре