«Пенсия артмый, ә кими»: халык арасында еш ясала торган хатаны атадылар

Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин пенсияне арттырам дип, хата ясамаска киңәш итә.

– Булачак пенсияне арттырам дип, пенсиянең тупланма өлешен ел саен бер фондтан икенчесенә күчерергә киңәш ителми. Моны бернинди югалтуларсыз биш елга бер тапкыр гына эшләргә ярый. Югыйсә, инвестиция керемнәре исәпкә алынмый. Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондын сайлаганда, иң элек аның эшчәнлеген тикшерергә кирәк. Аларның һәркайсының үз сайтлары бар. Фондның Иминиятләштерелгән затларның хокукларын гарантияләү системасына керү-кермәве дә мөһим. Бу – нәрсә дигән сүз? Пенсиянең тупланма өлеше турында сөйләгәндә, гарантияләү системасы, оешма ябылган очракта, дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына күчерелгән тупланма өлешнең төп суммасын кире кайтару мөмкинлеген тәэмин итә. Ягъни фондка бирелгән акча югалмый. Ә менә инвестиция рәвешендә алган керем «яначак», - диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре