Татарстан – көчлеләр рәтендә
Ул көнне Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасы хуш исле икмәк исенә күмелгән иде. Икмәк пешерүчеләр үз ризыкларын тәмләп тәкъдим итсә дә, залда сөйләнгән сүзләр бер дә авыздан су китерерлек булмады.
Быел республиканың икмәк пешерү сәнәгате 95 еллык юбилеен билгеләп уза. «Йөз еллыкка кадәр биш ел калды. Без түзәрбез, Аллаһы боерса!» – дип сәламләде залда утыручыларны Татарстанның икмәк җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Илдар Никифоров.
Аның сүзләренчә, әлеге вакытта республикада 500 ләп тирәсе икмәк пешерү предприятиесе (зур икмәк пешерү заводларыннан алып кечкенә пекарняларга кадәр) бар. Аларда 6 меңләп кеше эшли, республикада җитештерелә торган гомуми азык-төлек продукциясенең 10 проценттан артыгы икмәк пешерү тармагына туры килә. Оешмаларда көн саен 1 мең тонна икмәк ризыгы пешерәләр, 80 тонна тирәсе – кондитер ашамлыклары һәм 10 тонна чамасы – макарон. Эре һәм уртача зурлыктагы икмәк пешерү заводлары халык ихтыяҗының 70 процентын канәгатьләндерә.
– Татарстан – илдәге ипи пешерү буенча көндәшлеккә сәләтле иң көчле төбәкләрнең берсе. Технологик процессны камилләштермичә, җиһазларны яңартмыйча һәм ассортиментны киңәйтмичә торып, Татарстан икмәгенең киләчәге юк икәнлеге аңлашылды. Шуңа күрә һәр предприятие өчен стратегик үсеш программалары эшләнеп, соңгы өч елда Казан заводларына гына да 500 миллион сумнан артык инвестиция кертелде. Моннан тыш, Татарстан беренчеләрдән булып икмәк пешерүчеләргә ярдәм чараларын кабул итте. Аларга проектларны тормышка ашыру, икмәк җитештерү һәм җиһазларны яңарту өчен субсидияләр каралган. Шулай ук предприятиеләр табыш салымы буенча ташламаларга өмет итә алалар. Быел республикада бу тармакка 300 миллион сум дәүләт ярдәме бүленде, – диде Илдар Никифоров.
Проблемалар
Тик ярдәм булып торса да, авырлыклар да җитәрлек. Әйтик, ун ел элек Казанда сигез ипи пешерү заводы эшләсә, хәзер нибары өчәү калды.
– Заводларның өчесе шәһәр үзәгендә – туристлар күп йөргән җирдә урнашкан иде. Икесе көндәшлекне күтәрә алмады, – дип аңлатты заводларның ябылу сәбәпләрен берлек идарәсе башлыгы.
Аның сүзләренчә, соңгы өч елда тармактагы төп проблема – кадрлар кытлыгы. Эш шартлары яхшырса да, яшьләр заводларга ашкынып тормый.
– Беренчедән, анда сменалы эш. Иртә, кич һәм төнлә генә түгел, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эшләргә туры килә. Яшьләр мондый режимда эшләргә теләми. Кайбер оешмаларда 50 процент хезмәткәр җитми. Хәтта хезмәт хаклары да кызыксындырмый. Бервакыт миңа «Чаллы икмәге» директоры: «Без 80 мең сум хезмәт хакына ипи төргәкләүче кеше таба алмыйбыз», – дигән иде. Шуңа күрә оешмаларга якын чит илләрдән кешеләр җәлеп итәргә туры килә, – ди Илдар Никифоров.
Тагын бер борчыган мәсьәлә – чимал бәясе арту һәм сәүдә үзәкләренең кагыйдәләре. Ә бит икмәкнең 90 проценты нәкъ менә кибетләрдә сатыла.
– Бездә чимал бәяләре һәрвакыт алданрак үсә. Он, газ, ут хаклары артып тора, ә без ипи бәясен алай тиз генә күтәреп куя алмыйбыз. Бәя күтәрәчәгебезне өч ай алдан ук хәбәр итәргә тиешбез. Ә бу вакытта иске бәяләр белән эшләргә туры килә, һәм без зур югалтулар кичерәбез, – ди ул.
Сәүдә үзәкләре исә үз мәнфәгатьләрен кайгырта. Җитештерүчеләр күп, һәркайсы үз ризыкларын кибет киштәсенә куярга тели. Һәм бу очракта кибетләр үз кубызларына биетергә теләп, үз шартларын билгели. Бу очракта кем күбрәк түли ала, шул җылы урынга менеп «кунаклый».
– Кибеттәге ипи бәясе пешерүче сатканга караганда – 20, кайвакыт 40 процентка югарырак. Кайвакыт ризык хакы хәтта 100 процентка кадәр кыйммәтләнгән була. Бу бит коточкыч башбаштаклык, – дип шаккатуын белдерде журналистлар белән аралашканда Илдар Никифоров.
Илкүләм икмәк пешерүчеләр союзы идарәсе рәисе Сергей Щедрин ипи пешерүнең, гомумән, катлаулы тармак булуын әйтте. Сөт, ит белән чагыштырганда, аңа һәрвакыт акча да, игътибар да азрак булды, ди ул. Һәм киләсе елда тармакка тагын бер җитди сынау фаразлады.
– Хәзерге вакытта Кара диңгездәге терминалларга һөҗүм барганлыктан, ашлыкны читкә чыгару белән авырлыклар бар. Әлегә бу эчке бәяләрне төшерә, нәтиҗәдә бөртекле культуралар җитештерүчеләр керемнәрен югалта. Болар барысы да киләсе елда он, ә аннан соң ипи бәясе күтәрелүгә китерергә мөмкин, – ди ул.
Шул ук вакытта онга бәя вакытлыча төшсә дә, ипи хакы арзанаер дип көтәргә кирәкми. Чөнки элек бер ипи пешерүгә киткән чыгымның егерме процентын он алып торса, хәзер утыз процент чамасы – логистика. Үзкыйммәтнең күпчелек өлешен хезмәт хаклары тәшкил итә. Сергей Щедрин сүзләренчә, соңгы елда ипинең үзкыйммәте унбиш процентка арткан.
– «Алабуга» икътисадый зонасында гап-гади хезмәткәр 150 мең сум акча алып эшли, диләр. Ул Чаллыдан егерме чакрым ераклыкта гына урнашкан. Әйтик, «Чаллы икмәге» җитәкчесе Рафаэль Юнысов эшчеләрне үзенә нинди хезмәт хакы белән җәлеп итәргә тиеш? – дип фикер йөртә ул.
Сыйфаты
Ә Росстат китергән мәгълүматларга ышансак, халык ипине азрак ашый башлаган. Ләкин Илкүләм икмәк пешерүчеләр берлеге дә, Икмәк пешерү сәнәгате фәнни-тикшеренү институты да бу фикерне кире кага. Институтның директор урынбасары Марина Костюченко әйтүенчә, чыннан да, ун ел дәвамында ипи ашаучыларның кимүе күзәтелгән, ләкин соңгы өч елда хәлләр үзгәргән. Ипи ашаучылар кимүнең бер сәбәбе – диетологларның икмәкнең кеше организмына зыяны һәм симерүгә китерүе турындагы ялган сүзләре, ди ул. Шуңа күрә икмәк пешерүчеләргә «глютен куркынычы», «чүпрәсез ипи файдасы» кебек уйдырмаларга каршы көрәшергә туры килә.
Соңгы елларда икмәк сыйфаты ничек үзгәргән соң? Марина Костюченко әйтүенчә, ипинең уңуы беренче чиратта чималдан тора. Тикшерү нәтиҗәләре исә онның сыйфаты кимүен күрсәтә. Әйтик, ондагы клейковина күләме 28 проценттан ким булырга тиеш түгел. Ләкин күп очракта тикшерү үрнәкләренең тиешле нормаларга туры килмәве ачыкланган. Шулай ук ипинең ачылыгы, тыгызлыгы да канәгатьләндермәгән очраклар күп булуын әйтте.
– Он сыйфатсыз булгач, махсус кушылмалар өстәргә яки технологияләр кулланырга туры килә, – ди ул. – Бу – системалы проблема. Һәм беренче чиратта акчаны янга калдыруга бәйле. Икмәк кыйммәт була алмый. Һәм, кызганычка, ипи бәясенә мондый сакчыл караш югары сыйфатлы он белән тәэмин итү өчен агротехнологияләрне үстерүгә комачаулый.
Болардан тыш, институт тикшергән оннарда консервантлар булуы ачыкланган. Билгеле инде, соңрак алар ипидә дә күренә.
– Он тарта торган оешмалар анда төрле авырулар килеп чыкмасын өчен консервантлар өсти. Әгәр ул ипидә ачыкланса, әлбәттә, чыбыркы икмәк пешерүчегә эләгә. Озак саклану өчен төрелгән икмәктән тыш, тиз бозыла торган ризыкларга консервантлар кушылырга тиеш түгел, – ди Марина Костюченко.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез