Россия көнбатыш илләренең дуамал карарларын җавапсыз калдырмаячак –Президент Владимир Путин мөрәҗәгатенең төбендә шундый фикер ята. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков шулай дип белдергән. Бу хакта “ТАСС” яза.
“Төп асылы шуннан гыйбарәт – ракеталар җитештереп, аларны Украинага җибәрүче, соңыннан шулар белән Россия территориясенә һөҗүм итүдә катнашучы көнбатыш илләренең дуамал карарлары һәм гамәлләрен Россия җавапсыз калдырмаячак”, – дип аңлатып үткән ул.
Песков әйтүенчә, Владимир Путин үзенең мөрәҗәгатендә тыныч юлга күчүгә әзер булуына басым ясаган. “Президент элемтәләргә һәрвакыт әзер, үзе дә бу хакта әйтте”, – дип билгеләп үткән ул.
Президентның матбугат секретаре сүзләренә караганда, Россия Кораллы Көчләре алга таба “Орешник” баллистик ракетасы белән һөҗүм итү турында Украинада тыныч халыкны алдан кисәтеп куюның нечкәлекләре буенча эшли.
Исегезгә төшерәбез: кичә Владимир Путин үзенең мөрәҗәгатендә Россия Кораллы Көчләренең Украинадагы “Южмаш” оборона заводын уртача ераклыкка оча торган яңа ракеталарның берсе – “Орешник” баллистик ракетасы белән һөҗүмгә тотуы турында белдерде. Һөҗүм максатына ирешелде, диде ул. Президент әйтүенчә, Россия территориясенә Америка һәм Британиядә җитештерелгән корал белән һөҗүм итүгә җавап бу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез