Петербургта Петр Фрадков белән Рөстәм Миңнеханов җиңел атлетика өлкәсендә килешүгә кул куйды

Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе рәисе, ПСБ башлыгы Петр Фрадков XXVIII Петербург халыкара икътисадый форумында катнашкан. Әлеге чара Санкт-Петербургта 18-21 июньдә уза.

Петр Фрадков форум кысасында, федерация рәисе буларак, Татарстан Хөкүмәте белән хезмәттәшлек турында, шулай ук илдә җиңел атлетиканы үстерүгә йогынты ясаучы оешмалар белән килешүләр төзегән.
Татарстан Хөкүмәте белән хезмәттәшлек итү турында килешүгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куеп, шул рәвешле төбәктә профессиональ, балалар-яшьләр һәм массакүләм спортны үстерү буенча Җиңел атлетика федерациясе белән элемтәләрне ныгытуга җирлек булдырган.

Республикада җиңел атлетика буенча Россия чемпионатын ПСБ белән берлектә уздыру (7-10 августта үткәреләчәк) аерым игътибар үзәгенә алынган. Ул, ярышларның урам һәм стадион өлешләрен берләштереп, яңа форматта узачак. Нәтиҗәле эшләү өчен җәйге төп стартларның уртак оештыру комитеты булдырылган. Төбәк территориясендә дөньякүләм дәрәҗәдә җиңел атлетика манежын төзү турында килешүгә ирешелгән. Балалар-яшьләр һәм студентлар спортын үстерү буенча үзара хезмәттәшлек билгеләнгән.
Шул ук вакытта яклар Татарстан территориясендә башка юнәлешләр буенча: җиңел атлетика буенча ярышлар, күнегүләр уздыру; профессиональ спорчылар һәм спорт резервын әзерләүгә ярдәм итү; массакүләм спортны популярлаштыру өчен шартлар тудыру буенча килешкән.

Шулай ук килешү кысасында мәгълүмат-методик эшне оештыру һәм үткәрү буенча хезмәттәшлек итү билгеләнгән.
“Татарстанның җиңел атлетикага карата зур игътибары төбәкнең халык сәламәтлеген кайгыртуы турында сөйли. Үзара хезмәттәшлегебез төбәктә спорт өлкәсендә уртак эшне дөрес алып бару мөмкинлеге бирәчәк. Бу исә профессиональ атлетларны үстерү генә түгел, массакүләм спортны үстерүгә китерәчәк”, – дигән Петр Фрадков.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан Республикасында 32 меңнән артык кеше җиңел атлетика белән шөгыльләнә. “Спортчыларыбыз Бөтенроссия һәм халыкара ярышларда даими катнашып килә. Алар өчен кирәкле инфраструктура булдыру – чиктән тыш мөһим. Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә бу эшне тагын да көчәйтеп, шул исәптән балалар-яшьләр спортын да үстерә алачакбыз”, – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре