Пилмән белән агуланып үлгән балаларның әниләре фаҗигага ачыклык керткән

Красноярск краенда пилмәннән агуланып үлгән балаларның әнисе тәүге сорау алу барышында ризык әзерләгәндә бернинди дә ят әйбер өстәмәве турында сөйләп үткән. Бу хакта “РИА-Новости” Россия Тикшерү комитетының Красноярск крае һәм Хакасия Республикасы буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Төбәкнең Тикшерү комитеты идарәсе хәбәр иткәнчә, гаиләдә 6, 11 , 12 һәм 13 яшьлек дүрт бала кичке ашка Красная Сопка авылында сатып алынган тавык ите һәм пилмән ашап агуланган. Шимбә – 21 сентябрьдә гаиләнең барлык әгъзаларында агулану билгеләре пәйда булган. Көндезге 11ләр тирәсендә алар хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Шуннан соң хастаханәдә 6 һәм 13 яшьлек ике малай, хәлләре кинәт кенә начарланып, вафат булган. Якшәмбе көнне 11 яшьлек кызлары, дүшәмбегә каршы төндә исә дүртенче бала – 12 яшьлек кызлары хастаханәдә җан биргән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, балалар ниндидер матдәдән агуланып үлгән. Әти-әниләре дүшәмбе көнне аңга килгән. Хатын-кызга – 32, ир-атка – 34 яшь.

“Хуҗабикә әйтүенчә, ул 19-20 сентябрьдә җирле кибеттән тавык ите, пилмән һәм тәмлеткечләр сатып алган. Иртән 20 сентябрьдә пилмән пешергән. Аны ике баласы һәм ире ашаган. Ә инде төшке ашка ике баласы мөстәкыйль рәвештә пилмән пешереп ашаган. Кичен хатын-кыз ире белән кыздырылган тавык ите һәм бәрәңге, ә балалары – пилмән белән сыйланган. Ризык әзерләгәндә, берни дә өстәмәгән, тәмләткечне исә тавык кыздырганда гына кулланган. 21 сентябрь иртәсендә балаларның хәле киткән, бераздан ата-анада да укшыту билгеләре пәйда булган”, – диелгән хәбәрдә.

Төбәкнең тикшерү идарәсендә билгеләп үтелгәнчә, җинаять эшен тикшерү кысасында ризыкларга химик экспертиза билгеләнгән.
Моңа кадәр авыл кибетеннән барлык пилмән һәм тавык ите тартып алынган. Тикшерү кысасында хосусый эшмәкәрдән сорау алганнар. Россельхознадзорның Красноярск крае буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, товар кибеткә ветеринария документларыннан башка гына китерелгән, шулай ук бүтән таләпләрне бозу ачыкланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре