Быел «Питрау»да көрәш ярышының абсолют батырына акчалата 500 мең сум биреләчәк. Алдагы елларда, гадәттә, җиңел машина бирелә иде. Бу хакта "Татар-информ" яза.
«Без башка елларда баш батырга машина бирә идек. Быел акчалата саллы сумма каралган - 500 мең сум», - диде Мамадыш районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов.
https://vatantat.ru/2023/07/117301/
Батырны бүләкләү тантанасында, традиция буенча, «Керәшен чибәре» бәйгесе җиңүчесе дә катнашачак. 18 яшьтән 28 яшькә кадәрле, шул исәптән кияүгә чыкмаган, 2023 елның иң чибәр һәм иң уңган керәшен кызы да «Питрау» бәйрәмендә билгеле булачак.
Республикакүләм «Питрау» бәйрәме 2023 елның 15 июлендә Мамадыш районы Җөри авылында узачак. Оештыручылар 50 меңнән артык кунак килүен көтә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез